Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшьлекләрен искә төшерделәр

Питомник ветераннары Өлкәннәр көнен бергә үткәрделәр.

Клуб директоры Зоя Драгунова алар өчен бу очрашу истә калырлык булсын дип тырышкан. Залда тере чәчәкләр күп иде, "Көзге байлыклар" күргәзмәсе бизәлгән. Болар барсы да кәеф күтәренкелеге өстәде. Гомерләре буе туган җирләрендә эшләгән 45 хезмәт ветераны бәйрәм өстәле артына җыелды. Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре концерт әзерләгәннәр. Кунак­лар да кимен куймадылар: җырладылар һәм биеделәр. Өлкәннәрне район башлыгы урынбасары Александр Дубровский, райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов, район ветераннар советы рәисе Геннадий Королев котлады. Күчтәнәчләре һәм шундый матур ял өчен хезмәт ветераннары район җитәкчелегенә һәм бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр.
Александр АЛЕКСАНДРОВ

Бәйрәм бүләк иттеләр

Монастырский авылында яшәүчеләр Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган очрашудан канәгать калдылар.

Техникум директоры Марат Фазлыев һәм шушы җирлектән район Советы депутаты Илдар Сөләйманов, "Нур" агрофирмасы җитәкчесе Әсгать Мөхәммәтҗанов бәйрәм өстәле әзерләүдә хәйрия ярдәме күрсәттеләр. Мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм авылдашлары өлкәннәргә үз чыгышларын бүләк иттеләр. Тик шунысы аяныч, яңгыр явып торганлыктан, Ильинскида яшәүчеләр бәйрәмдә катнаша алмадылар.
Валентина ПАВЛОВА

Еллар узса да...

Без барыбыз да бу көнне, әлбәттә, көттек.

Күптән килгән матур гадәт буенча Өлкәннәр көнендә безнең барыбызны да "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ коллективы кафега бәйрәм табынына җыйды. Рәхәтләнеп сөйләшеп, үткәннәрне, ничек бердәм эшләгән, коллективыбыз ирешкән уңышларга ихластан сөенгән чакларыбызны искә төшереп утырдык. Шулай зурлаганнары өчен җитәкчебез Андрей Чермянинга һәм бөтен хезмәттәшләребезгә зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр шушы хатирәләр белән яшәрбез.
Ветераннар исеменнән Ирфан ХАЛИТОВ

Игелеклелек минутлары гомерне озайта

Элекке "Октябрь" кинотеатрында өлкәннәр өчен "Игелеклелек һәм хөрмәт көне" югары дәрәҗәдә узды.

Кино челтәре (хәзер "Яңа гасыр" мәдәни-күңел ачу үзәге) ветераннарын аның барлык хезмәткәрләре кунакчыл каршыладылар. Дусларча җылы шартларда җитәкче Руслан Полозов котлау сүзе белән чыкты. Бәйрәм өстәле артында үткәннәрне искә төшереп сөйләшеп утырдык. Залга артистларның килеп керүе көтелмәгән куаныч булды, алар безнең өчен җырладылар, биеделәр. Очрашу нәфис фильм карау белән тәмамланды. Әлеге бәйрәм, кайгыртучанлык һәм игътибар безнең гомеребезне берничә елга озайтты, дип уйлыйм.
Владимир ЯНЫШЕВ, район кино челтәре экс-директоры, хезмәт ветераны

Юмартлыклары белән сөендерделәр

"Содружество" ҖЧҖ коллективы Өлкәннәр ункөнлегендә Нармонка һәм Колунец пенсионерларына бик матур бүләк ясадылар.

Беренчедән, җир пайлары өчен шактый күләмдә ашлык бирделәр, моңарчы шулкадәр алганыбыз юк иде, һәм күчтәнәчләрне дә һәрберебезгә таратып чыктылар. Мул итеп әзерләнгән чәй мәҗлесенә чакырдылар. Башлангыч сыйныф укучылары бик матур концерт күрсәттеләр. Мондый кайгыртучанлыкка чын күңелебездән сөендек.
Анастасия АМПЛЕЕВА, Нина СЕЛЕВЕРСТОВА, Евгения ПЕТРОВА һәм башкалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: декада пожилых