Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яраткан гәҗитне – һәрбер гаиләгә

Безнең "Тәтеш таңнары" һәм "Авангард" гәҗитләренә ташламалы язылу ункөнлеге тәмамланды.

Нәтиҗәләр сөендерде: дәүләт заказын үтәү 55,16 процент. Хыялдагы 4900 сызыгына кадәр күтәрелергә дә күп калмады. Почта ведомствосы, район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары һәм безнең коллективның бергәләп тырышуы ярдәмендә ункөнлектә уңай нәтиҗәләргә ирешүебезне билгеләп үтәсе килә.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов район активында служба җитәкчеләренә, бюджет оешмаларына, җирлек башлыкларына барлык хезмәт коллективларында подпис­ка кампаниясен оештыру кирәклеген белдереп мөрәҗәгать итте. Шунысын да әйтеп үтәбез, соңгы елларда беренче тапкыр язылучыларның активлыгы артты. Без, үз чиратыбызда, көндәлек тырыш хезмәтебезгә ышану белдерүегезгә ихластан сөендек.
Ташламалы подписка ункөнлегендә Алекина Поляна почта элемтәсе бүлегенә планны 107,5 процентка, Льяш - 100 процентка үтәү насыйп булды. Пролей-Каша, Жуково, Чинчурино, Алабирде, Килдеш, Урюм бүлекчәләре план күрсәткечләренең дүрттән өчен үтәделәр. Олы Шәмәк, Киртәле, Монас­тырский бүлекләре алардан аз гына калыштылар. Калганнарның барысы да "экваторны" үттеләр яки аңа якынлаштылар. Бары тик Сөендек кенә 32 процент белән артта кала.
- Һәрберсе намус белән эшләде, - диде Тәтеш почтасының эшкәртү һәм ташу цехы начальнигы На­талья Щербакова. - Зур рәхмәт. Почта хезмәткәрләре подписканы ташламалы бәя буенча рәсмиләштерергә тырыштылар. Даими укучыларның күбесенә гаилә бюджетына бераз файда ясау мөмкинлеге булды.
Күп кенә укучыларыбыз гәҗиткә шулкадәр якынаюларын, хәтта аңардан һәм республиканың "Атна вакыйгалары" өстәмә битеннән башка үзләренең көннәрен күз алдына да китерә алмауларын белдерәләр.
- Сезнең гәҗитне озак еллардан бирле яздырам һәм район яңалык­лары, гади хезмәт кешеләре, закондагы үзгәрешләр хакындагы мәгълүматлар, тормышта һәрчак ярдәм итә торган гамәли тәкъдимнәр хакында сөйләвегезне бәялим, - дип уртаклашты Бидәңгедән Фәннур Галимов.
Сыйфатлы матбугатны олы яшьтәге кешеләр генә түгел, ә яшьләрнең дә яздыруы сөендерә. Мәсәлән, Гөлсинә Галиева яраткан басмасын үзе һәм якыннары өчен дә рәсмиләштергән.
"Тәтеш таңнары" гәҗитен үз гаиләм һәм әти-әниләрем өчен яздырдым. Аны Яңа елның төп бүләге янына куеп бирәчәкмен. Быел алар ремонтка күп чыгымнар тоттылар, хезмәт хаклары да әллә ни зур түгел. Ә гәҗиткә алар сөенәчәкләр - вакытлы матбугатны укырга яраталар. Гәҗитне алгач ярты ел дәвамында әлеге үзенчәлекле бүләк турында елмаеп искә төшерерләр, - дип хәбәр итте ул.
- Казаннан ялга кайткач беренче булып кулыма район гәҗитен алам. Мин булмаганда шәһәрдә нинди яңа үзгәрешләр баруын белү мине кызыксындыра, - диде Регина Сөләйманова (рәсемдә).
Ункөнлек тәмамланды, әмма 2017 елның беренче ярты еллыгына подписка дәвам итә. Ниндидер сәбәп­ләр аркасында "Тәтеш таңнары"на язылырга өлгерми калучыларның район яңалыкларыннан мәхрүм булмас өчен подписка рәсмиләштерергә вакытлары бар әле.
Гәҗит коллективы, сез, хөрмәтле укучылар, яраткан гәҗитебезнең яңа санын ачкач, элекке кебек үк, район һәм республика тормышы турында белсен өчен тырышып хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев