Ярминкә бизәкләре
Узган шимбәдә Тәтеш аграрчылары да Казанда традициягә кергән ярминкәләрдә республика халкына кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукцияләре тәкъдим иттеләр.
Иртәнге алтыда "Ягодная Слобода" сәүдә үзәге каршындагы Киров районы базарында зур җанлылык хөкем сөрде. Районыбыз авыл җирлекләреннән һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән көзге байлыклар төяп килгән 29 машина янында арба тарткан, сумкалар күтәргән шәһәрлеләр бәяләрне сорашып йөрделәр. Биредә барсы да танышлар булып чыктылар: кайда нинди бәя икәнлеген, нинди яңа товарлар барлыгын бер-берләренә хәбәр иттеләр. Йомырка аз булган, аны иртән үк алып бетергәннәр икән диештеләр. Сөт, эремчек, каймак күпләп сатылды. "Шәхси хуҗалыктанмы?" - дип сораштылар Казан хатыннары. Сөендек җирлегеннән сөт продукцияләре белән килгән машина янында чират торучы бабай да данәләп сатыла торган авыл товарын алыгыз дип киңәш итте. Ярминкә бизәге булырлык Елена Михайлова яныннан беркем дә узып китмәде. Ул Льяш урман полосаларында үскән гөмбәләрне - тозлы, маринадланган, туңдырылган - тәкъдим итте. Янәшәдә Нина Болгова (рәсемдә сулда) кәрзиннәргә матур итеп тутырылган гөмбәләрдән тәмле ризыклар әзерләү рецептлары белән уртаклашты. Суган, кишер, кәбестә, алмаларны күз ачып-йомганчы алып та бетерделәр. "Содружество" ҖЧҖ, авыл хуҗалыгы техникумы һәм райпо алып килгән капчык-капчык бодай һәм арпа да бер сәгать эчендә үз хуҗаларын тапты. Ә менә бәрәңге, арзан булса да, акрын сатылды. Җәләлиевлар гаилә фермасы алып килгән яңа суелган сыер итенә зур чират тезелде. Бал ярминкә патшасы булып чыкты, чөнки ул безнең бөтен сәүдә прилавкасында диярлек бар иде. Бәяләр бер төрле булганда сатып алучыларны ничек җәлеп итү чараларын алдан ук уйлаганнар. Машиналарның күбесен көнбагыш, балан һәм миләш белән бәйрәмчә матур итеп бизәгәннәр. Килдешлеләр аларны сораучыларга хәтта бүләк тә иттеләр. Ярминкәгә йөрүче күпчелек - пенсионерлар өчен бәяләр, чакыру плакатлары эре хәрефләр белән матур итеп язып эленгән. Кабаклар, патиссоннар, ташкабаклар да зурлыклары һәм төрле төстә булулары белән әллә кайдан игътибарны җәлеп иттеләр. Татып һәм чагыштырып карау мөмкинлеге дә - сәүдәнең отышлы варианты. Тик шулай да ярминкәгә хас шашлык, кайнап утыручы самавыр исе азрак җитешмәде. Шуңа тагын музыка һәм артистлар чыгышы да өстәлсә, ул чакта сәүдә дә, бәлки, күңеллерәк булыр иде. Күп кенә шәһәрлеләр, бигрәк тә өлкәннәр өчен мондый ярминкәләр кышка азык-төлек сатып алу мөмкинлеге генә түгел, ә үзенә күрә бер бәйрәм дә бит әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев