Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшеллеккә төрен, туган як!

"Агач утырту көне" акциясе барышында районда 1500дән артык агач үсентесе утыртылды.

Олы Шәмәк интернат-йорты бакчасындагы 47 алмагач ап-ак чәчәккә күмелде. Социаль һәм авылның бюджет учреждениесе хезмәткәрләре, җирле мәктәп укытучылары бер­гәләшеп күптән түгел генә аларның төпләрен казып-йомшартып чыктылар.
Гадәттәге җомга көне биредә чын бәйрәмгә әверелде. "Агач утырту көне" республика акциясендә бердәм рәвештә әлеге барлык составта 450 агач үсентесе утырттылар: наратлар, каеннар, миләшләр һәм савырлар. Бу игелекле эштә райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов, Тәтеш урманчылыгы җитәкчесе Андрей Чермянин, интернат-йортның попечительләр советы рәисе Лариса Дианова, күзәтү советы рәисе Володар Тимофеев, халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы Ольга Илларионова һәм журналистларыбыз да катнаштылар.
"Әлеге аланда үзебезнең кул астында тәрбияләнүчеләргә Сабан туе һәм башка бәйрәмнәр үткәрәбез, - дип уртаклаша учреждение директоры Людмила Самаркина. - Аерым парк ясарга һәм биредә сәламәтлек юлы, саф һава сулап йөрү сукмагы, беседка, чәчәк түтәлләре, эскәмияләр куеп ял итү зонасы булдырырга карар иттек. Өстәвенә, интернат-йортта яшәгән һәм яшәүче сугыш ветераннары хөрмәтенә исемле агачлар да булачак".
Коллективның ин­тернат-йортта яшәүчеләр белән бергә бинада һәм аның тирә-ягында һәрчак уңайлыклар булдыру хакында кайгыртуын билгеләп үтәсе килә. Бинаны ал ла­ләләр тасмасы әйләндереп алган, алар янына бакра гөлләр һәм кашкарыйлар күчереп утыртырга әзерләнәләр. Ә ул үзе керамик гранит белән тышланган һәм авыл урамнары күренешендә гаять матур балкып утыра.
- Бирегә сезне нәрсә алып килде? - дип сорыйм мәктәп директоры Светлана Тухтаркинадан. - Укучылар белән монда еш киләбез: интернат-­йортта яшәүче­ләрне бәйрәм белән котларга, концертлар куярга, төрле эшләрдә булышырга. Безнең коллективларыбыз дустанә мөнәсәбәттә яши һәм бер-беребезгә булыша. Балалар биредә игелек һәм өлкәннәрне кайгырту дәресләре алалар дип саныйм.
Олы Шәмәк җирлеге баш­лыгы Иван Матюшин да көрәк белән оста эшли.
- Бүгенге акция - табигать хакында кайгыртуыбыз билгесе. Һәр ир-егет йорт салырга (төзедем!), ул үстерергә (дөресендә, минем кыз!) һәм агач утыр­тырга тиеш (исәптә алар унлап, күп булган саен яхшырак!).
Акциядә 60тан күбрәк ке-ше катнашты. Хәзер инде алда аңардан да авыррак эш тора - барлык үсенте­ләр дә күтәрелеп һәм әйбәт кенә үсеп китсенгә яхшы тәрбия.
Андрей Чермянин безгә хәбәр иткәнчә, техникум, көллият студентлары, татар мәктәбе укучылары, район администрация­се, мәшгульлек үзәге, "Барс" спорт-сәламәтләнде­рү үзәге, "Көньяк" ТИҮ хез­мәткәрләре һәм башка коллективлар катнашында шәһәрдә агач үсентеләре утыртылды. Теләге булган һәркемне тәэмин иттеләр. Тә­тешлеләр үзләренең кече ватаннарын яраталар, шәһәрнең һәм район авылларының яшеллеккә төренүен кайгырталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев