Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Җыенырга – бер минут

Зәңгәр фонарьлы-сиреналы кызыл машинага светофорның теләсә кайсы утына чыгарга рөхсәт ителә.Аңа машиналар да, җәяүлеләр дә юл бирәләр, чөнки ул янгын сүндерергә ашыга.

"Янамы әллә" дигән төшенчә дә шуннан килеп чыккан. Янгын хезмәтенең "01" телефон номерының истә калдырырлык булуы да очраклы түгел. ТР янгын каравылының Апас отряды Олы Тархан бүлеге хезмәткәрләре белән аралашканнан соң, без дә ут белән көрәшүчеләргә карата тирән хөрмәт һәм ихтирам уянды. Пост начальнигы Ирек Дульдиев (рәсемдә сул якта) үз хуҗалыгы турында сөйләде.- Янгын сүндерүчеләрнең хезмәт күрсәтү географиясе - Килдештән Сөендеккә кадәр. Чакыру алганнан соң бер минут эчендә без чыгып китәргә тиеш, - ди ул.

Тархан аерым пост бүлеге телефоны 51-2-01. Тәтеш янгын часте телефоннары 01 һәм 112.

- Безнең хезмәткә район башлыгы Валерий Чершинцев зур игътибар бирә, - дип дәвам итә Ирек Рифкать улы. - Аның һәм җирлек башлык­лары ярдәмендә, алар финанслар белән булыштылар, без эш шартларыбызны сизелерлек яхшырттык. Иң мөһиме - газ керттек, хәзер бездә җылы, шул исәптән машиналар боксларында да. Ә ремонтны үз көчебез белән башкардык. Бокслардагы идәннәргә бетон җәйдек, стеналарны тышладык, пәрдәләр дә элдек... Моны белмәгән кешеләр, биредә профессиональ төзүчеләр эшләгәннәр дип уйларлар иде. Бинаның барлык бүлмәләре зәвык белән, пөхтә итеп бизәлгән. Эшне башкару тәртибенә сок­ланырга гына кала. Биредә барсы да минутына кадәр исәпләнгән. Өйрәнү дәресләре көн саен уздырыла, шуннан соң зачетлар тапшырыла. Бүлекнең һәр хезмәткәре ут сүндерү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, кешеләрне коткару һәм башкалар буенча конспект төзи.

Кыскасы, һәркем янгын сүндерүчегә һәм коткаручыга, шулай ук чын йорт хуҗасы белергә тиешле һәрнәрсәне - бинаны җыештырудан алып аш пешерүгә кадәр - белергә тиеш. Мондый тәртипне һәм тәүлек буе эшләүне һәркем дә күтәрә алмый, шуңа да бу хезмәткә үз көчләренә һәм сәләтләренә ышанган кешеләр генә киләләр. Коллективта 11 кеше бер гаилә кебек яши. "Берәү - барсы өчен һәм барсы - берәү өчен" дигән төшенчә - алар хакында. Җирлек башлыклары белән бергәләп эшлиләр. Халык, мәктәп укучылары белән профилактик эшләрне бергә үткәрәләр, балалар бакчаларында булалар, районның янгын куркынычсызлыгының башка мәсьәләләрен дә хәл итәләр.

Профессионаллар - постның һәр хезмәткәре хакында шулай дияргә мөмкин. Мисалга өлкән шофер (алар бишәү) Әмир Чумаринны алыйк, ул - иң тәҗрибәлесе. Бүлек командиры Ленар Койрыков әйтүенчә, теләсә нинди техниканы күзен йомып та сүтеп җыя ала. Ул постның сугышчан техник әзерлеге өчен дә җаваплы. Вазифасы һәм яше буенча өлкән булса да, теоретик һәм физик әзерлекләрдән азат түгел. Узган ел РФ Гадәттән тыш хәлләр хезмәте көне уңаеннан Әмир Әмин улын фидакарь хезмәте өчен Чуйков медале белән бүләкләгәннәр. Икенче бер шофер Фәнил Солтанов та шундый медальгә лаек булган. Постта эшләүчеләрнең уртача яше - 40. Шоферлар һәм янгын сүндерүчеләрнең һәркайсына Ирек Дульдиев мактау сүзләрен кызганмый. Чөнки алар моңа лаек. Барлык дүрт каравыл хезмәткәрләре югары һөнәри осталыкка, әхлакый сыйфатларга ия, һөнәри өйрәнүләргә һәм эшләренә җаваплы карыйлар, кыюлык та, тәвәккәллек тә җитәрлек, һәркайсы теләсә кайсы секундта ут белән көрәшкә басып, кешеләргә ярдәмгә килергә әзер.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X