Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Йортлар якты булсын өчен

Район электр челтәрләре коллективы хезмәт елын "яхшы" билгесенә төгәлли.

Үзләренең һөнәри бәйрәмнәренә энергетиклар 8 миллион 900 мең сум күләмендәге еллык планны тулысынча үтәделәр. Ел әйләнәсенә гомуми озынлыгы 20 километр­дан артык 13 электр линиясенә капиталь ремонт ясалды. Ышанычлы изоляцияләнгән үткәргечләрдән Олы Тарханга, Урюмга, Тоншермага, Кече Әтрәчкә һәм башка район авылларына ток сузылган. Биш мәктәптә электр тапшыру линияләрен яңадан торгыздылар. Шәһәрдә зур күләмле эш башкарылды. "Әлеге торак пунктларда ут сүнүләр булмаячак дип гарантияли алабыз, - диде Буа электр челтәрләре "СК" ААҖ филиалының Тәтеш район электр челтәрләре начальнигы Виктор Демагин (рәсемдә сулда). Линияләрне капиталь ремонтлау ышаныч тудыра, электр куркынычсызлыгының һәм бирелә торган энергиянең сыйфатын тәэмин итә".

Тәтеш энергетиклары коллективы бердәмлеге, җаваплылыгы һәм югары эшләү сәләте белән һәрвакыт аерылып торды. Бүгенге көндә биредә 75 кеше эшли, күбесенең хезмәт стажы ун елдан артык. Эшләүчеләрнең уртача яше - 40. Һөнәри белем - эшкә яраклылыкның төп критериеләренең берсе. Барлык инженер-техник хезмәткәрләр югары белемле, ә коллективның 95 проценты - һөнәри энергетик, 18 кеше Казан дәүләт энергетика университетында читтән торып укый.

Буа электр челтәрләре филиалы арасында коллективның дәрәҗәсе югары. Безнекеләр инде менә биш ел рәттән һөнәри осталык ярышларында беренчелекне бирмиләр, өч ел Татарстан буенча Буа электр челтәрләре данын яклап алдынгы булдылар. Россия һәм Идел буе үзәге региональ­ара челтәр кампанияләре ярышында дүртенче урынга лаек булдылар. Биредә алдынгыларны аеру катлаулы, чөнки һәркем үз вазифасын җиренә җиткереп башкара. Һөнәрләре шуны таләп итә. Әмма, Виктор Демагин барысына да мисалга күтәртү машинисты Георгий Ганюхинны китерә, ул коллективта 20 елдан артык эшли. Техник аудит инженеры Владимир Шулаевның да хезмәт стажы зур, аның туган көне Энергетиклар көне белән туры килә, һәм иртәгә ул үзенең 60 яшьлеген билгеләп үтәчәк. Баш инженер Олег Рафаилов һәм электромонтер Владимир Сомов яшьләрнең остазлары булып торалар.

Киләсе елда коллективның планнары аеруча киеренке. Районда челтәрләрне яңартачаклар һәм ремонтлаячаклар, спорт-сәламәтләндерү комплексы кебек зур объект электр белән тәэмин ителәчәк. Җитәкче Виктор Александрович Демагин уртак эшкә үз өлешен кертеп коллективның уңышын билгели, ул барлык позицияләр әйдаманы. Егерме дүрт ел әлеге тармакта эшләп электромонтер, мастер, өлкән диспетчер, баш инженер һөнәрләрен үзләштерә, шунлыктан, аның барлык нечкәлекләрен белә.

- Үз коллективыгызга уй-теләкләрегез нинди?

- Барлык планнарның тормышка ашуын, сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим. Безнең кадерле ветераннарыбыз озын гомерле булсыннар, аларны һәрвакыт күрүебез белән сөенәбез һәм ярдәм итәргә тырышабыз. Коллегаларымны һәм эшлекле партнерларымны һөнәри бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined