Өлкәннәр матди байлыкларына түгел, ә варисларына сөенәләр.
Олы Тормыда 15 гаилә пары 50 ел һәм аннан да күбрәк гомер кичергән. Биредә хөрмәтле авылдашларын бергә җыелып котлау кебек матур гадәт бар. Күптән түгел авыл мәдәният йортында алтын юбилярлар - Хисиевлар, Ильясовлар, Хәбибуллиннарга багышлап бәйрәм уздырылды. Аларга җылы теләкләр әйтелде, җырлар башкарылды, чәчәкләр, бүләкләр бирделәр. Һадия һәм Рәшит Хисиевлар белән якыннанрак танышырга мөмкин булды.
Алар бик яхшы йортта, өч кызлары, кияүләре кайгыртучанлыгында һәм сигез оныкларына сөенеп яшиләр. Шатлыкларга караганда авырлыклар күбрәк булган яшьлекләрен бернинди үкенүсез искә алалар: һәркемгә авыр булды, алны-ялны белми эшләдек, әмма Ходай биргән бәхетне - сәламәтлек, гаилә иминлеген бәяли һәм саклый белдек.
- Өйдә бер кило он, бер сум акча юк, ә туйны үткәрдек, - дип искә ала Рәшит Җиһангир улы. - Тугыз пар җыелдык.
- Булачак кәләшең артыннан озак йөрдеңме?
- Ул Келәш кызы. Күршесе безнең авылга кияүгә чыккан иде, Һадия белән аның аша таныштык. ГАЗ-51дә шофер булып эшләдем. Чөгендер, жом, ашлама ташыдым һәм шул юлда очратып, гашыйк булдым. Ике ай күрешеп йөрдек. Келәштән мин аны җигүле ат белән алып кайттым, ул чакта юллар бүгенгедәй түгел иде бит, өстәвенә - март ае.
Яр сайлау аңлы рәвештә булган, икесенә дә 26 яшь. Каенанасы Сария әби киленен уңган, олы җанлы, тырыш булганы өчен яраткан. 32 ел бергә тату гомер кичергәннәр. Ул оныкларын үстерешүдә булышкан, чөнки икесе дә колхозда эшләгәннәр: Рәшит абый шофер, кырчылык бригадасы бригадиры, хуҗалык мөдире - барлыгы 45 ел, ә Һадия апа колхозчы, 41 ел эчендә ничәмә гектар чөгендер генә утаган. Бүләкләр хакында уйламаганнар (грамоталары, медальләре бар), иң кадерлесе - намус белән башкарылган эш һәм авылдашларының ихтирамы.
- Ул еллар эчендә ни генә булмаган, - дип сүзгә кушыла хуҗабикә. - Хәзерге тормышыбыз Аллага шөкер. Балалар юбилейга бүләк ясадылар - безне котларга Буадан артистлар килделәр. 50 еллыкны гаиләбез белән билгеләп үтәчәкбез. Барсы да җыелырга вәгъдә иттеләр.
Төп нигездәге кечкенә йорт урынына үз куллары белән салып кергән өйләре бик кадерле аларга.
- Бүрәнәләп җыйдым, - дип сөйли Рәшит абый. - Тоншерма осталары салдылар һәм бүрәнәләрне дә таныды: бусы Келәш урманыннан, бусы - Монастырскийдан, Ямбактыдан.
Заманында ишегалды тутырып мал-таур асраганнар, хәзер кәҗәләр, сарыклар, тавыклар гына тоталар.
Ипи генә сатып алабыз, калганы үзебезнеке, дип сөенә ир белән хатын.
- Бөтен Мәскәү аның оекбашларын киеп йөри, - ди Рәшит абый үзенең якыннары хакында сөйләгәндә, чөнки әбиләре бүләге алар өчен туган йортларыннан килгән хәбәр кебек кадерле.
Хисиевлар, балалары, оныклары һәм бөтен авылдашлары өчен өлге булып, ярты гасырны иңгә-иң торып бергә узганнар. Алтын туйлар машиналар кычкыртуыннан, тантаналы сүзләрдән башка уза. Һәм шул вакытта еллар буе тупланган күңел җылылыгы, үзара хөрмәт һәм сүнмәс мәхәббәт тормышның төп байлыгы буларак бәяләнә.
Нет комментариев