Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шимбә көнне “Тәтеш чаңгы юлы-2015” актив тәтешлеләрне җыйды

Бу көнне чаңгы узышы шәһәребездә генә түгел, районыбызның да күп кенә җирлекләрендә үткәрелде. Салкынча булса да, кояшлы көн ярышка килүчеләрнең күңелен күтәрде.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов үзенең сәламләү сүзендә мондый спорт чараларының мөһимлеген билгеләп үтте: "Районыбыз күп кенә спортчылары белән горурлана, алар шәһәребезне илебездән читтә дә күп тапкырлар таныттылар. Без якташларыбызның казанышларын күзәтеп торабыз. Әле менә педкөлллиятнең элекке укучысы Артем Николаев күптән түгел Словакиядә узган кышкы Универсиададан алтын һәм көмеш медаль алып кайтты", - диде Рәмис Хатыйп улы һәм беренчеләрдән булып чаңгыга басты.
Артемның тренеры Сергей Мамкин, бу көнне ул ярышларның баш судьясы да булды. Күп кенә тәтешлеләр, шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре чаңгыда йөгерергә теләк белдерделәр.
Бер километрлы ара әллә ни ерак түгел - моны финишка килгән чаңгычыларның бәхетле йөзләреннән дә күреп булды. Биредә аларны якыннары һәм дуслары көттеләр, ә 2нче урта мәктәп камыр ризыклары белән хуш исле кайнар чәй оештырган иде. Матур һавада чаңгычыларны күреп Роберт Миңнуллинның шигырь юллары искә төште:
"Ява карлар, яңа карлар -
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын,
Илемнең көннәре..."
Бу көнне һәвәскәр спортчыларның акрын гына, үз җайларына чаңгыда шуу, ә инде ярышырга теләүчеләрнең стратка чыгу мөмкинлеге булды.
"Күптән чаңгыга басканым юк иде, - дип уртаклашты безнең белән Олег Вахтуров. - Һич вакыт җитмәде. - Ә күмәкләшеп узышу хакында ишеткәч килдем. Мондый чараларны үткәрүләре бик әйбәт, узышмасам да, рәхәтләнеп шудым, бер көнгә җитәрлек күңел күтәренкелеге алдым".
Ә менә Альберт Гыймранов, киресенчә, чаңгыда еш йөри икән. "Спортны бик яратам, шәһәребездә уздырыла торган күп ярышларда катнашам", - ди ул.
Спорт ветераннары да, шулай ук яшь катнашучылар да район башлыгы грамоталарына лаек булдылар. Алар арасында иң өлкәне - Нина Ивлева һәм Михаил Трофимов, иң кечеләре - Максим Молчаев һәм наталья Васильева. Грамоталар белән бергә Рәмис Сафиуллов җиңүчеләргә "Россия чаңгы юлы-2015" дип язылган спорт башлыгы тапшырды. Тәтешлеләрнең мондый ярышларды берничә тапкыр катнашуларын алар башындагы шундый алдагы еллар язылган башлыклар дәлилләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев