Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иртәгә безне нәрсә көтә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов быелның 12 октябрендә районыбызга визиты йомгаклары буенча йөкләмәләр Исемлеген имзалады.

Республика башлыгының килүе хакында без укучыларыбызга газетабызның 17 октябрьдә чыккан 81нче санында хәбәр иткән идек. Әйтергә кирәк, район башлыгы Валерий Чершинцев докладында яңгыраган тәтешлеләрнең барлык теләкләре кабул ителгән һәм беркетмәгә теркәлгән, хәзер алар - хөкүмәткә һәм районның башкарма хакимиятләренә йөкләмәләр исемлегендә.

Райбашкарма комитетына 2030 елга кадәр Тәтеш муниципаль районының үсеш стратегиясен, шулай ук 2013-2015 елларга Тәтеш муниципаль районында туризмны җәелдерү программасын эшләү һәм район Советы тикшерүенә кертү йөкләнде. Башкару вакыты - 31 декабрьгә кадәр. Президент Йөк­ләмәсе буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы райбашкарма комитеты белән берлектә 1200 баш савым сыерга терлекчелек комплексы төзүдә дәүләт һәм муниципаль булышлык чаралары турындагы мәсьәләне быелның 1 декабренә кадәр җентекләп өйрәнәчәк. Биологик калдыкларны күмү өчен үләт базлары төзү мәсь­әләсе дә хәл ителәчәк.

Йөкләмәләр исемлегендә үзәк район хастаханәсенең патологоанатомия бүлеге белән хуҗалык блогы, теш дәвалау поликлиникасы, Людоговка микрорайонында балалар бакчасы төзелеше, шулай ук 30 елдан артык элегрәк салынган мәктәп­ләрне ремонтлау мәсьәләләре дә каралган.
Бизяевка су җыю башнясын, чис­тарту корылмаларын һәм канализация челтәрләрен үзгәртеп коруга, "Чиста су" программасында катнашуга, Тәтештә кар һәм яңгыр суларын агызу каналлары төзүгә дә өмет итәргә мөмкин.

Гражданнарны авария хәлендәге йортлардан, шулай ук җир шуыша торган урыннардан күчерү зарурлыгы турындагы тәтешлеләр үтенече дә игътибарга алынган. Йөк­ләмәләр исемлегендә Долгая Полянада Молоствовлар утарын төзәтеп бетерүне тәмамлау, Тәтеш ягы тарихы музее бинасын, авария хәлендәге авыл мәдәният йортларын ремонтлау мәсьәләләре дә каралган. "Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексының икенче чиратын (бассейн) төзү дәвам иттерелә. Яңа юллар салыначак, урам-юлларны яктырту челтәрләре нормаль хәлгә китереләчәк. Яр буйларын ныгыту эшләре дә кертелгән.

Президент Йөкләмәсе республика министрлык­ларына, Тәтеш райбашкарма комитетына 1 декабрьгә кадәр тәкъдимнәрне әзерләү буенча җентекле эш үткәрүне йөкли, аларны тормышка ашыру, федераль һәм республика программаларында тулы көчкә катнашып, районның социаль-икътисадый үсешен яңа сыйфат дәрәҗәсенә күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев