Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кешеләргә кәеф бүләк итәләр

Безгә мәңгелек, матурлык, рухи күтәренкелек бүләк итүче мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бу көнне алар үзләренең иң яхшы вәкилләрен хөрмәтләделәр, чараларга бай булган узган ел нәтиҗәләрен һәм агымдагы елга планнарны тикшерделәр.

Райбашкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Юрий СИЯКИН безгә үз сферасы эше турында сөйләде:
- 2014 ел Россиядә һәм Татарстанда Мәдәният елы булды. Безнең өчен ул сөенечле башланды - муниципаль мәдәният учреждениеләре арасында иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән өчен тәтешлеләр 2013 елда республикада иң яхшыларның берсе дип танылдылар. Һәм шуннан соң 2014 ел буенча беренчелекне бирмичә, 500 мең сумлык ТР Президенты сертификатын һәм ТР Мәдәният министрлыгының "Ел җитәкчесе" истәлекле билгесен алдык. Бу нәтиҗәләр яңа биек­лекләр яуларга рухландыра.

Район мәдәният учреждениеләренең 88 объектында 258 кеше хезмәт куя, шуларның 187се югары һәм урта һөнәри белемгә ия. Учреждениеләрне оптимальләштерүдән сак­лап калу өчен, аларның матди җитешлеген булдыру белән беррәттән, иң мөһиме - эшләргә. Узган ел мәдәният хезмәткәрләренең 6 меңнән артык чара оештырып үткәрүләре халык белән актив эшләүне дәлилли. Түләүле хезмәтләр буенча да без әйдәп барабыз. Грант эшчәнлегенә килгәндә дә уңышлар бар: әгәр 2012 елда 800 мең сум отсак, узган ел ул 20 миллион сумга якын булды! Биредә музей хезмәткәрләренең өлеше зур. Исегезгә төшерәбез, "Идел ярында булган ди, яшәгән ди балыкчылар" музей-күргәзмә комплексы проектын булдыру аны тормышка ашыруга 18 миллион 900 мең сум грант отты. Музей директоры Наталья Понедельникова районда беренче тапкыр "Иң яхшы җитәкче" номинациясендә грант алды, шулай ук "Ел хатын-кызы" республика конкурсының "Хатын-кыз - мәдәният һәм әхлаклылык" номинациясендә җи­ңүче булды.
Гармония - ул эшеңне чын күңелдән башкару.

Фидакарьлекләре, тәҗри­бәләре, талантлары, һө­нәрләренә турылыклы булганнары өчен клуб һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләренә ихлас зур рәхмәт. Алар, шәхси вакытлары белән хисаплашып тормыйча, һәрвакыт вакыйгалар эчендә, мәдәниятнең алгы сафында. Безнең казанышларыбызда кадр­лар бүлеге, админис­тратив-хуҗалык сферасы хезмәткәрләренең өлеше дә зур, аларның эшләре кайвакыт күренми дә, әмма бик тә кирәкле. Шуны да әйтеп үтәсем килә, райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимовның ярдәменнән башка без мондый үрләргә күтәрелә алмас идек.

Тәтеш ягы тарихы музее, быел ул 95 еллыгын билгеләп үтә, мәдәният өлкәсендә районда гына түгел, республикада да алдынгы. Музей хезмәткәрләре туризмны үстерүгә нигез салдылар. Узган ел бездә 7 меңнән артык турист булып китте. Тәтеш яулаган биеклек - көндәлек зур хезмәт.

Китапханәчеләребезнең эшләре гади түгел, китап фондын, ә иң мөһиме үз укучыларын сак­лыйлар, заманча технологияләрне кулланалар, төрле чаралар үткәрәләр, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнәләр. Кино челтәре эше дә сизелерлек җанланды. Ул да быел үз төрләре арасында республикада иң яхшысы дип танылды. Балалар сәнгать мәктәбе коллективының да иҗат уңышлары бар.

- Сезнең эшегездә "сәхнә артында" нәрсә калды?

- Безнең тарафтан эш­ләнгән проектлар - "Иң яхшы Яңа ел чыршысы-2013" һәм "Утар көзгесе" бар, алар финанс зачетына кермәделәр. Проектның икесе дә районга берәр миллион китерде.

- Сез нинди чараларны иң мөһиме дип билгеләп үтәр идегез?

- Бу меңнән артык катнашучыны үз эченә алган "Йолдызлык - Созвездие" эстрада сәнгать фестивале, авыл җирлекләренең иҗат отчетлары. "Моңлы тамчы" балалар фольклор коллективларының Респуб­лика фестивале, Сабан туе, Ивановода оештырылган күчмә Сабантуй, Шәһәр көне һәм Балыкчы көне оешкан төстә, матур узды. Килдештә мордва мәдәниятенең "Валда шинясь" беренче (!) рес­публика бәйрәме үткәрелде. Төрле йолалар, бәйрәмнәр - Раштуа, кышны озату, Май чабу, Нәүрүз - бик матур һәм күмәк төстә уза. Берничә авылның үзешчән артистлары катнашындагы берләштерелгән концертлар да халык өчен кызыклы.

Бөтен кеше ял иткәндә без эштә, яки без башкалар рәхәтләнеп ял итсен өчен эшлибез. Моны шуның өчен әйтәм, бездә профессиональ театр коллективлары, вокаль базалар юк - режиссерлар да, актерлар да, алып баручылар да, җыр­чылар да үзебез.

Агымдагы ел чараларга тагын да бай булачак.
- Нәтиҗәле хезмәтегез, традицияләргә ту­рылык­лы булганыгыз һәм энтузиазмыгыз өчен ихлас рәхмәтләрне кабул итегез. Район газетасы журналистлары барлык мәдәният хезмәткәрләренә яңа иҗат казанышлары, уңыш­лар һәм җитешлек тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X