Дүшәмбедә Кама Тамагында сөт җитештерү буенча төбәк семинар-киңәшмә узды.
Терлекчелектә 9 айлык эш нәтиҗәләрен һәм 2015-2016 еллар кышына бурычларны тикшерүдә безнең район делегациясе дә катнашты.
Кама Тамагы районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул җыелучыларны кыскача гына район инфраструктурасы белән таныштырды, авыл хуҗалыгы тармагына тукталып, терлекчеләрнең ел әйләнәсе хезмәт итүләрен һәм барлык таләпләрне үтәгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын билгеләп үтте.
"Ак Барс" холдинг компаниясе вәкилләре үзләренең күп тармаклы предприятиеләре эшчәнлеге, аларда мөгезле эре терлекләрне асрау шартларының сизелерлек яхшыруы, заманча саву комплекслары урнаштырып, абзарларның үзгәртеп корылуы, яңа агросәнәгать технологияләренең кертелүе, боларның савымны сизелерлек арттырырга һәм сөтнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирүе турында сөйләделәр. Холдинг хуҗалыкларында савым көтүендә генә дә 26 мең сыер бар, быел 40 сөт үткәргеч куелган.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җыелучыларны республикада терлекчелек тармагының торышы белән таныштырды.
"Һәр сыердан дүрт мең килограмм сөт - бу кичәге көн, - дип басым ясады ул. - Бүген 6-8 меңле күрсәткечкә ирешергә кирәк, шул вакытта гына сөт җитештерү икътисади файдалы булачак".
Сыерлардан 5,2шәр литр сөт сауган хуҗалыклар тәнкыйть ителделәр.
"Оят, - диде Нәҗип Нәкыйп улы, - кәҗә дә күбрәк бирә. Сез республиканы артка сөйрисез". Ул белгечләргә ашату рационына игътибар бирергә, азыкларга анализ ясарга киңәш итте, моның өчен махсус лабораторияләр бар. Сыерның сөте телендә, диләр бит.
Апас, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән беррәттән, сөт җитештерүне былтыргы дәрәҗәдән киметкән безнең хуҗалыклар - "Яңа юл", "Содружество", "Маяк", "Волга", "Татарстан", "Нур" агрофирмалары тәнкыйтькә эләктеләр.
Һәм шунда ук Тәтеш районында сыерлар санын арттыруда уңай үсеш билгеләп үтелде. Үз төбәгендә ул икенче позицияне били (104 процент).
Бер уңайдан ит җитештерү, мөгезле эре терлекләрнең үлүе, сыерлар һәм таналарны ясалма орлыкландыру буенча саннар да китерелде.
Министр урынбасары бу күрсәткечләрнең рейтингта яктыртылачагын һәм киләсе елгы субсидиянең шуңа бәйле булачагын билгеләп үтте. "Сез иртәгәге көнгә эшлисез. Эшегез никадәрле нәтиҗәле һәм продукцияле булса, киләчәгегез дә шундый булачак, республика сезнең өчен барсын да эшли, файдалана гына белегез", - дип катгый итеп әйтте ул.
"Азык өстәмәләренең фәнни-тикшеренү үзәге" ҖЧҖ генераль директоры Алексей Якимов азык җитештерү, мөгезле эре терлекләрне асрау һәм ашатуның технологик алымнары белән таныштырды.
Киңәшмәнең гамәли өлеше Сөйкидәге сөт комплексы территориясендә узды. Хуҗалык белгечләре кунакларны сөт җитештерү барышы белән таныштырдылар, терлекчелек буенча күрсәткечләрне хәбәр иттеләр һәм туплаган тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
"Карагыз, - дип игътибарны юнәлтте Нәҗип Хаҗипов, - кардаларга салам җәелгән, утлыкларда азык җитәрлек, эчергечләрдә һәрчак су бар, маллар тынычлап ял итәләр, сезнең фермаларыгызда да хәлләр шундый булырга тиеш".
Нет комментариев