Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юллар булса – авыл яши

Бу шулаймы яки юкмы, лә­кин Зур Әтрәчтә быел өч кыз бала якты дөнь­яга аваз салган.

(Тәтеш, 4 октябрь, «Тәтеш таңнары», Алинә НУРИЕВА (автор фотолары)). Иң кечкенә сабый – Илзидә, июль аенда Хәйбуллиннар гаиләсендә туган. Әле тагын дүртәү тууы көтелә, булачак әниләргә һәм сабыйларга сәламәтлек телибез.  Җирлектә мәктәпкәчә яшьтәгеләр барлыгы – 22. Өстәвенә шунысын да билгеләп үтәргә кирәк,  Никифоровкада 22 йорт хуҗалыгында 58 кеше яши, мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 6.

Үзара салым буенча референдумда авыл кешеләре юлларны  төзекләндерүне беренче чираттагы бурыч итеп билгеләгәннәр. Редакциябез кунагы Зур Әтрәч авыл җирлеге башлыгы Илнур Юнысов әңгәмә барышында үзара салым программасында катнашуда барлык мөһимлекләрне аңлаган авыл халкына берничә тапкыр рәхмәт белдерде. “Беренче ел катнашканда кешеләр төзекләндерүгә үз акчаларын теләмичә генә бирделәр. Үзара салымда барлыгы 65 процент кеше катнашты, – ди җирлек башлыгы. – Бирелгән һәр сумга ТР Хөкүмәте тагын 4не өстәде, һәм нәтиҗәдә 1 миллион 187 мең 500 сум булды”. Әлеге акчага Зур Әтрәчтәге үзәк урамга – 340 метр, Кече Әтрәчтә 220 метр юлга вак таш түшәлгән. Бу барысын да сөендергән. Никифоровкада зиратны коймалап алуга материал сатып алынган. Авыл ке­ше­ләре бердәмләшкән һәм каберстанны тимер рәшәткә белән әйләндереп алган. Эшләр үзара салым тәртибендәге акчага башкарылуын, әһәмиятле проблемалар хәл ителүен күргәч, халык киләсе референдумда юллар һәм зиратны ремонтлауны дә­вам итәргә, әле тагын Әтрәчтәге өч чишмәне, Никифоровкадагы чишмәне төзекләндерергә карар иткән. 2017 елда Зур Әтрәчтә Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл төзи башлаганнар, Кечесендә – төзегәннәр – монда “Нур” ҖЧҖ җитәкчесе Радик Нургалиев һәм шушы авылда туып-үскән Казанда яшәүче Җәмил Мәннанов зур ярдәм күрсәткәннәр. “Зур Әтрәчтә күлне чистарттык. Урамнардагы диодлы яктырткычларны ел саен яңартабыз: 4 ел элек авылда алар нибары 25 кенә булса, быел инде – 76! – дип сөйли Илнур Шәйхулла улы. – Күперне, Шомгат елгасы аша җәяүле күперен, янгын вакытында су алу коесын ремонтладык, территориядәге үләннәрне чабу, кышын юллар чистарту алып барыла. Быел авыл кешеләре җыелган акчаны юллар төзелешенә юнәлтергә һәм 750 мең тонна вак таш сатып алырга планлаштыра. Никифоровкада октябрь-ноябрьдә зиратка койма урнаштыруны, Зур Әтрәч үзәгендә балалар мәйданчыгын төгәлләячәкбез, һәйкәл төзелешен дәвам итәчәкбез”. “Программа күп кенә мәшәкатьләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Иң мөһиме, кешеләрдән актив гражданлык карашы һәм үзләренең туган якларын үстерүдә өлеш кертү теләге таләп ителә. Мин җирлектә яшәүчеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәтлемен. 2015 елдан 947 мең сум җыелды. Әлбәттә, әлеге акчага республика безгә тагын 3 миллион 788 мең сум өстәде! – дип сөенә җирлек  башлыгы. – Дәүләткә үземнең зур ихтирамымны белдерәм һәм шулай ук программада бердәм, актив рәвештә катнашырбыз дип ышанам. Без күбрәк эшләгән саен, планнарыбыз да шулкадәр күп! Чынлап та, безнең көч – бердәмлектә!”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X