“Аленушка”ның күңелле иле
Өлкәннәр буларак, без балалар бакчасында уздырылган вакыт: Яңа ел бәйрәмнәре, төштән соңгы йокы, тәмле итеп пешерелгән ризыклар, саф һавадагы күңелле уеннар турында еш искә алабыз.
(Тәтеш, 25 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Безгә, журналистларга, бәхет елмайды: без мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең бусагасын атлап кереп, “балачак” исемле кечкенә илнең үзенчәлекле тормышын күрә, үткәннәргә кайтып килә алдык.
Пролей-Кашада утыз елдан артык эшләп килүче “Аленушка” балалар бакчасына юл тотабыз. Шушы барлык вакыт эчендә аңа Ирина Морозкина җитәкчелек итә.
Коридорда – җәнлекләр, чәчәкләр һәм җиләк-җимеш рәсемнәре төшерелгән кечерәк шкафлар рәте тезелеп тора: һәр алты баланың үзенеке, ә тирә-якка төшке ашның хуш исе таралган. Балалар бакчаларында һәрвакыт аерым бер җылылык һәм уңайлылык хөкем сөрә. Башкача була да алмый. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе сабыйларына – ул икенче йорт.
– Безнең коллектив зур түгел, минем белән бергә барлыгы дүрт кеше: тәрбияче Светлана Портнова, кече тәрбияче Татьяна Кузина, быел килгән аш пешерүче Наталья Бехтина эшли. Валентина Гнусарькова озак вакытлар аш пешерүче булып хезмәт куйды, ул күптән түгел лаеклы ялга чыкты, – дип башлады сүзен Ирина Васильевна.
Бүгенге көндә “Аленушка”га Пролей-Кашадан 1,5 яшьтән җиде яшькә кадәрге өч малай һәм өч кыз йөри, барысы да җирлектәгеләр. Мөдир әйтүенчә, тиздән алар тулылануга хисап тоталар: тагын ике сабый килүен көтәләр.
Балалар бакчасы авыл мәктәбе бинасына унсигез ел элек күченгән. Уку һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында дустанә мөнәсәбәт. Сабыйлар һәм тәрбиячеләр мәктәптә үткәрелгән чараларның еш кунаклары, ә мәктәп укучылары һәм укытучылар – балалар бакчасыныкында.
– Балалар яхшы туклана, азык-төлек белән тәэмин итүдә мәшәкатьләр юк. Мисалга, бүген иртәнге ашка – сөтле аш, сыер мае һәм сыр, төшке ашка – кәбестәдән салат, борчак ашы, итле бәрәңге, төштән соң – алма, ә кичен эремчекле камыр ризыгы һәм сөтле чәй булачак, – дип саный Ирина Васильевна.
“Аленушка”да балалар белән көн саен уеннар һәм дәресләр үткәрелә, балаларның уенчыклары күп, һәм һәр ел саен яңалары барлыкка килә. Күргәзмә материал белән дә мәшәкатьләр юк, шулай да педагоглар – иҗади кешеләр, шуңа күрә тәрбия барышына еш кына үз өлешләрен дә кертәләр, кайбер әйберләрне үзләре ясыйлар. Балалар бакчасында экология тәрбиясенә зур игътибар бүлеп бирелә.
– Куст методик берләшмәсе ярдәмендә без Урюм, Жуково, Киртәле һәм Килдеш балалар бакчалары коллективлары белән тыгыз хезмәттәшлектә эшлибез, бер-беребездән тәҗрибә алабыз, – дип билгеләп үтә Ирина Васильевна.
Вакыт бик тиз уза, һәм бүген “Аленушка”га анда тәрбияләнүчеләр үзләренең сабыйларын йөртә.
– Һәрвакыт килеп кочаклап алалар, ә мин аларның үсеп-буй җитүләренә ышанып җитә алмыйм, югыйсә аларга инде күтәрелеп карасам да, – ди Ирина Васильевна.
Әйе, еллар уза, буыннар үзгәрә, әмма тәрбияченең һәркайсы өчен гади бер васыять үзгәрешсез булып кала: балага тормышта беренче адымнар ясарга ярдәм итү, аның сәләтен һәм талантын үстерү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев