Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авылның киләчәк күренешен төзеделәр

“Яшьләр ­заманы” ­республика акциясе кысаларында Тәтеш районы яшьләре “Мөм­кинлекләр вакыты” дигән Яшьләр турында катнаштылар.

(Тәтеш, 17 сентябрь, Тәтеш таңнары, Лина Тихонова, фото Наталья Борисова).

Турның төп бурычы – авыл территорияләрендә башлангыч мөмкинлекләр спектрын киңәйтү һәм яшьләр белән бергә авылда үсеш стратегиясе эшләү.
Турны оештыручылар катнашучылар­га “Авыл көче” дип исем­ләнгән эшлекле уен уйнарга тәкъдим иттеләр, ул районның ике мәй­данчыгында – Жуково һәм Олы Шәмәктә булып узды. Авыл җирлекләре башлыклары әйтүенчә, биредә яшьләрнең кызык­лы инициативаларын һәрвакытта хуплап алырга әзерләр. 

Акция яшьләр өчен мөһим булган мәсьә­ләләр турында ачыктан-ачык фикер алышу мөмкинлеген бирде. Яшь тәтешлеләр авыл территориясе ресурсларын билгеләделәр, киләчәктәге территория күренешен төзеделәр һәм авыл территориясен үстерүгә шәхси өлеш кертүне планлаштыр­дылар.

– Әгәр авыл җир­легендә калырга теләсәм, мин киләчәктә бизнесны үстерү өчен бик күп кызыклы проектлар турында белдем, кызыклы кешеләр белән таныштым, алар безгә Татарстанның башка районнары турында, киләчәктә гамәлгә ашыру планлаштырыла торган проектлар хакында сөйләделәр.Киләчәктә мин үз инициативаларымны тормышка ашырырга телим. Миңа “Мөмкинлекләр вакыты” турын оештыручыларның чыгышлары һәм идеялары бик ошады, алар дөньяны ничек яхшырак итү хакында сөйләделәр, – дип уртаклашты Килдеш урта мәктәбе укучысы ­Кристина Маврина.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев