Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Башлангычлар хупланачак

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең районда булды.

Инглиз телендә сөйләштеләр

Визит татар мәктәбе һәм "Теремкәй" балалар бакчасына килү белән башланып китте. Каникул булуга карамастан, түгәрәкләрдә шөгыльләнүче, чираттагы концертка репетицияләр уздыручы, ирекле көрәш буенча ярышларда катнашучы балалар өчен республика Президенты белән аралашу истә калырлык вакыйга һәм бүләк булды.

Гөлфия Хөснетдинова җитәкчелегендәге "Яшь эколог" түгәрәгендә катнашучы балалар, алар респуб­лика дипломантлары, сулыкларны чис­тарту, кар катламын тикшерү эшләрен башкаралар. Җирнең уңдырышлылыгын күтәрү буенча кыю фикерләрен Рөстәм Миң­неханов белән дә бүлештеләр.

Мәктәптә телләрне өйрәнүгә Президентның игътибары барысын да гаҗәпләндерде. Укытучы Рушания Ногмановадан инглиз теле буенча яңа "Education First" программасының кулайлыгы белән кызыксынып, ул уңай җавап ишетте, ә түгәрәккә йөрүчеләр белән инглиз телендә сөйләште.

Яшь тәтешлеләр рес­публика башлыгыннан аның мәктәптәге яраткан фәннәрен һәм Президент булырга хыялланганмы дигән сораулар бирү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар. Ул яхшы инженер-механик булырга хыялланган икәнлеге ачыкланды.

Әлеге олы кунакның мәктәптә булып китүе күп кенә балаларның альбомнарында фоторәсемнәр калдырды, ә мәктәпкә Рөстәм Нургалиевич татар әдәбияты классик­лары, Казанның тарихи хәзинәләре турында кыйммәтле китапханәчек һәм шулай ук интерактив комплекска сертификат бүләк итте.

Инвестицияләрне күтәрергә

Район мәдәният йортында "Бердәм Россия" партиясе активы белән очрашуында, политсовет партиясенең җирле бүлеге секретаре урынбасары Аркадий Семенычев күп еллардан бирле "Бердәм Россия"нең гомуммилли Россия лидеры булуын ассызыклап үтте. Аның да эшләнеп бетмәгән җирләре бар, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов, сайлау алды чорында оппонентлар һичшиксез шуны дәлилләп күрсәттеләр.

Һәм алар белән бәхәс­кә кермәскә, үз эшеңне күрсәтә белергә кирәк диде ул. Бигрәк тә нәтиҗәләр тәэ­сир калдыра.Рөстәм Нургалиевич үз сүзенең дөреслеген раслап, конкрет саннар белән мисаллар китерде, соңгы елларда безнең респуб­лика яши торган куәтле иҗади режим турында сөйләде.

Татарстан җитеш респуб­лика, әмма, безнең искиткеч зур проектларны һәм планнарны исәпкә алып, федераль үзәктән зур ярдәм булырга тиеш. Һәм менә шуңа декабрьдә узачак Дәүләт Думасына сайлауда дөрес нәтиҗә ясарга кирәк, Татарстанның алга китеше Россия парламентында безне кем тәкъдим итүгә бәйле. Россия регионнары арасында "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары саны белән респуб­ликабыз алда бара һәм моңардан файдаланырга кирәк.

Президент республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде, алга киткән илләрдә дәүләтнең нигезе булып урта класс тора дип билгеләп үтте. Әмма ул үзеннән-үзе барлыкка килмәячәк, моның өчен төрле дәрә­җәдәге хөкүмәтләр күп эш башкарырга тиеш.

Агропром турында сөйләгәндә, авылны азык-төлек белән тәэмин итүче буларак кына кабул итмәскә кирәк дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Авыл безнең мәдәниятебез һәм гореф-гадәтләребез сак­лана торган бердәнбер җир икәнлеген онытмас­ка кирәк диде. Әмма авыл халкына кирәкле мохит тудырылмаса, әгәр алар эшсез калсалар, аның киләчәге булмаячак.

Мәгарифкә дә әһәмият бирелә, "безнең респуб­ликаның конкурентлык сәләте анда яшәүче халыкның белем дәрәҗәсенә бәйле бит". Сәламәтлекне саклау турында сөйләгәндә, "спорт белән шөгыльләнүгә шартлар тудыруга караганда, кешеләрне дәвалау күпкә катлаулырак" дип билгеләп үтте Президент. Сүз уңаенда Рөстәм Миңнехановка бирелгән сорауларның берсе Ирина Морозкинаныкы, ул спорт-сәламәтләндерү комплексының төзелеше турында иде. Киләсе елга аның бер өлеше төзелеп бетә дигән өмет бар, моның өчен 50 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Республика башлыгы туристлык бизнесы белән актив шөгыльләнергә киңәш итте. "Сезнең шәһәрегез - уникаль, андыйлар илебездә алай ук күп түгел. Һәм шуңа күрә иң мөһиме сезгә аны яңартырга кирәк". Безгә Тәтешнең тарихи үзәген саклап калу өчен норматив документлар кабул итү зарур, дип тә ассызыклап үтте Президент. "Буталчыклыкка монда урын юк", - диде ул, күпчелек тәтешлеләрнең фикерен ишеткән сыман, - барысы да кабул ителәчәк архитектура карарлары кысаларында булырга тиеш". Димәк, Президент та сайдингларга һәм Тәтеш үзәгендәге башка "бизәк­ләргә" каршы.

Бик күпләр мондый матур урында яшәргә генә хыялланалар, шунлыктан сез үзегезнең конкурентлыгыгыздан файдаланырга тиешсез, диде ул. Соңгы елларда районда уңай үзгәрешләр күзәтелде, моңа Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тол калган солдат хатыннарына йортлар төзү программалары, иске йортларга капиталь ремонт ясау ярдәм итте. Әмма резервлар әле бар. Аларны төзү - безнең киләчәк тормышыбызның иминлеге. Тәтешлеләрнең бөтен башлангычлары аның тарафыннан хупланачак дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов. Шәһәрнең райбашкарма комитеты җитәкчесе Наил Урманов һәм Олы Тархан авыл җирлеге башлыгы Наил Маштыевларның сорауларыннан соң, чис­тарту корылмаларын төзү һәм авыл эчендәге юлларны төзекләндерү проблемалары чишелер дигән өмет барлыгы яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев