Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең тавыш – Татарстан өчен!

Тәтешлеләр 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларга символлар сайлауны дәвам итәләр.

Журналистлар үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, кешеләрнең күбесе Твоя-Россия.РФ сайтында Казан Кремле һәм КФУ (Николай Лобачевский һәйкәле) манзарасы күренешләре өчен тавыш бирү турында беләләр. "Бу бит безнең Татарстан!", "Бу безнең тарих, мәдәният, байлык!", "Безнең символлар барлыкка килү туризмны җәелдерүгә этәргеч булачак" - сораштырылучылар шундый фикерләрен белдерәләр (тулырак гәзитебезнең киләсе саныннан укыгыз).
Казан өчен тавыш бирәбез!
Россия Банкы яңа банкнотларына Казан символы өчен тавыш бирү буенча белешмәлек
1. Сайтка керергә: Твоя-Россия.РФ
2. "Шәһәрне сайла" дигән урында "Казан"ны сайларга
3. "Символ тәкъдим ит" дигән урынга "Казан Кремле манзарасын (Кол Шәриф мәчете һәм Благовещенский чиркәве)" сайларга
4. "Башка вариантларны тәкъдим ит"кә басарга
5. Икенче урында "Символ тәкъдим ит" дигән урынга "Казан (Идел буе) федераль университетын (Н. И. Лобачевский һәйкәле)" сайларга
6. "Тавыш бирергә" кнопкасына басарга
7. "Код алырга" кнопкасына басарга
8. "2420" номерына алынган код белән СМС юлларга (элемтә операторлары тарафыннан СМС өчен түләү алынырга мөмкин).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев