Чиратта – телевизор
“Авангард” гәҗите редакциясендә “ТАТМЕДИА” АҖның “Подписка өчен телевизор” акциясендә җиңүчегә приз тапшыру тантанасы булды.
(Тәтеш, 6 октябрь, «Тәтеш таңнары», Мәдинә Ибәтуллина фотосы). Өченче ел рәттән приз алучы гәҗит укучыбыз белән очрашу бездә матур кичерешләр тудырды. Ул – Олы Тархан урта мәктәбе укытучысы Зөлфия Маштыева. “ТАТМЕДИА” АҖ Филиалы “Авангард” гәҗите редакциясе” җитәкчесе Инга Сәфәрова Зөлфия Дамир кызын бөтен редакция коллективы катнашында тәбрикләде һәм актив тормыш карашы өчен рәхмәт белдерде, киләсе оттырышта төп приз – телевизор алуын теләде.
“Оттырышка һәм район гәҗитенең иҗади коллективы белән танышуыма икеләтә дә шатландым. Без гәҗит һәм журналларны ел саен яздырабыз. Гаиләбездәгеләр аңардан үзе өчен күп кенә кызыклы, мавыктыргыч язмаларны табып укый, ә “Тәтеш таңнары” – безнең өчен иң яраткан гәҗит. Яшермим, мин котлаулардан башлыйм, аннары яңалыкларга күчәм. Шуннан соң туган авылымның исемен эзлим, әмма, хәтта табылмаса да, язмаларны кызыксынып укыйм. Өстәвенә әле без – педагоглар һәм мәктәп укучылары – гәҗит белән хезмәттәшлек алып барабыз, кыска мәкаләләр язабыз, алар гәҗиттә басылып чыккач, ихластан сөенәбез.
Һәркемне “Подписка өчен телевизор” акциясендә катнашырга чакырам, – дип тәкъдим итә Зөлфия Маштыева. – Моның өчен “ТАТМЕДИА” медиаширкәтенең кимендә өч басмасын яздырырга, гариза җибәрергә һәм – оттырышны көтәргә кирәк!”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев