Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чирне кисәтү җиңелерәк

Көзге-кышкы вакыт җитү белән кешеләр салкын тию чирләренә аеруча да бирешүчән булалар, шуларның берсе – грипп.

Буа районында ТР буенча Роспотребнадзор Территориаль идарәсенең Территориаль бүлек начальнигы урынбасары Олег Мазюкин әңгәмә барышында безгә аның куркынычлыгы һәм ничек булдырмый калу мөмкинлеге хакында сөйләде.
“Грипп – бу һава-тамчы инфекциясе, ул аралашкан вакытта, йөткергәндә, төчкергәндә җиңел һәм сиздерми генә күчә. Таралуның иң югары куркынычы – балалар коллективларында, җәмәгать транспортында, кешеләр күмәк җыелган урыннарда, аеруча да ябык мохиттә.
Чир гадәттә кисәк кенә температура 38 – 40 градуска күтәрелүдән, коры йөткерү һәм тамак төбе кымырҗып торудан башлана, туңу, хәлсезлек күренеше белән дәвам итә. Ул шуның белән дә куркыныч, югары сулыш алу юллары һәм ЛОР органнары, йөрәк-кан тамырлары системасы, үпкә чире ягыннан өзлегүләр алып килә. Грипп йоктыруны булдырмауга тәэсир итәчәк: битлек куллану, кулларны сабын белән юу, борын куышлыгын юдыру, биналарны җилләтү һәм су белән сөртеп җыештыру. Күбрәк С витамины булган җиләк-җимешләр белән тукланыгыз, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнегез. Әмма көзге-кышкы вакытларда елга 1 тапкыр ясала торган вакцинация грипптан саклануның иң нәтиҗәле чарасы булып тора. Иммунитет бер елдан да артык сакланмый, грипп вирусы алышына, вакцинаның да составы алмаша.
Прививка ясату беренче чиратта хроник чирләргә, салкын тиюләргә бирешүчән, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, йөклеләргә, алты айдан олырак балаларга, шулай ук белем бирү учреждениеләренә баручыларга зарур. Вакцинация медицина һәм педагогия хезмәткәрләренә, хезмәтләр күрсәтү эшчәннәренә, транспорт йөртүчеләргә кирәк. 
Сәламәтлегегез турында кайгыртыгыз һәм үзәк район хастаханәсе поликлиникасына бушлай вакцина ясатырга килегез”, – дип киңәш бирде Олег Мазюкин.
Мария ХРАМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев