Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Хәтерлибез. Горурланабыз. Хөрмәтлибез.

Бәйрәм алды атнасында шәһәрдә Җиңү көненә багышланган берничә зур чара булып узды.

4 май иртәсендә тантаналы музыка игътибарны шәһәр үзәгенә җәлеп итте - Дан Монументы яныннан автоярыш старт алды.
Автомәктәпнең шарлар һәм флаглар белән бизәлгән унбер машинасы, алар арасында "бабай" да бар иде (28 еллык КамАЗны шулай дип йөртәләр), истәлекле вакыйга уңаеннан тигез сафлар булып шә­һәр урамнарына чыкты.

Беренче тукталыш - обелиск. Биредә туган илебезне саклап яу кырларында батырларча һә­лак булганнарны искә алдылар, венок салдылар. "Эш ит!" яшьләр хәрәкәтендә катнашучылар теләгән һәр кешегә хәтер һәм горурлык символы булган Георгий тасмасы бәйләделәр.
Шуннан соң шәһәр зиратына таба юл алдылар. Дан орденнарының тулы кавалеры Петр Малкин каберенә чәчәкләр салдылар.
Автоярыш шәһәр үзәге аша узу белән тәмамланды.

Шул ук көнне төш вакытында районның барлык җирлекләреннән сугыш ветераннары һәм тыл эшчәннәре район үзәгенә җыелдылар. Аларның район җитәкчелеге тарафыннан оештырылган очрашулары "Волжанка" кафесында чәй өстәле артында башланды. Шуннан соң алар район мәдәният йортында тантаналы "Җиңү маршы" чарасында катнаштылар.
Бәйрәм күренешендә кат­­нашучылар сәхнәдә тәтешлеләрнең фронттагы һәм тылдагы батырлыкларының бөеклеген, аларның җиңүгә керткән өлешләренең мөһимлеген күрсәтергә тырыштылар.
Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Валерий Чершинцев фронтка киткән тәтешлеләрнең һәр икенчесенең яу кырыннан әйләнеп кайтмавын, ә өлкән буын янәшәсендә яшәүчеләрнең аларның тормыш юлларын олы рәхмәт хисләре белән бәяләргә тиешлекләрен искәртте.

Районда барлыгы 76 Бөек Ватан сугышы ветераны, 363 тол калган солдат хатыны һәм 1005 тыл эшчәне калды, шуңа да яшьләр белән тәрбия эше алып баруда сезнең катнашуыгыз аеруча мөһим, - дип мөрәҗәгать итте ул ветераннарга.

Бу көнне кадетлар сугыш һәм хезмәт ветераннарына аерым игътибар күрсәттеләр, котлаулар язылган өчпочмаклы хатлар тапшырдылар.
Ә 5 майда Дан Монументы янында район аҗаганчылары җыелдылар. Биредә аларның яраткан "Аҗаган"ы старт алды.
Шуны да билгеләп үтәсе килә, бу көннәрдә Дан Монументы сугыш елларын хәтерләткән экспонат белән тулыланды: бирегә гаубица Д-30 куелды.

Бу көннәрдә район җир­лек­ләрендә дә сугыш чо­ры буыннарын хөрмәтләү кичәләре үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ветераны