Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Илдар Халиков: “Планнар, бурычлар күбрәк булсын”

Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков эш визиты белән Тәтеш районында булып китте.

Бу көннең мөһим вакыйгасы социаль ипотека буенча салынган 18 фатирлы йорт хуҗаларына ачкычлар тапшыру булды. Мәртәбәле кунак тәтешлеләрнең шул шатлыгы белән уртаклашты. "Строительные технологии" ҖЧҖ төзегән бу йортта 11 ятим бала, бюджетта эшләүче - биш һәм грант ярдәме алган медицина хезмәткәрләренең ике гаиләсе үз бәхетләрен табачак.

Тантананы ачып, район башлыгы Валерий Чершинцев шундый матур программалар өчен рес­публика Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде. "Йортлар никадәр күп булса, шәһәребездә кешеләр дә шулкадәр күбрәк яшәячәкләр", - диде ул.

Республика Премьер-министры кулыннан фатир ачкычларын беренчеләрдән булып ятимнәр алды. 1нче фатир Сергей Тарасовка эләкте, аның иң якын күршесе 2нче фатирдан Илмир Сабирҗанов. Тәтеш районы күп милләтле булган кебек, әлеге йортта яшәүчеләр дә төрле милләттән.

Яңа өй хуҗаларын котлап, Илдар Халиков аларның фатирларының җылы, уңайлы булуын һәм күршеләре белән дус-тату яшәүләрен, шатлыклы вакыйгаларның - туйларның, туган көннәрнең, сабыйлар тууның күп булуын теләде. "Өегездән кунаклар өзелеп тормасын", - диде ул.

Намуслы хезмәтләре өчен "Строительные технологии" ҖЧҖ җитәкчесе Линар Исхаков һәм прораб Геннадий Сайкин ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Әлеге микрорайонда аварияле тораклардан күчерү программасы буенча яңа йорт төзелешенә старт бирелде. "Тәтештә горур кешеләр яшиләр, - диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы, - ел тәмамланырга дүрт ай калып бара, ә район башлыгы йорт салырга вәгъдә итә", дип уңышлар теләде.

Шуннан соң Илдар Шәфкать улы "Барс" спорт сәламәтләндерү комплексында булып, бассейн төзелеше белән танышты.


Район мәдәният йортында тәтешлеләр мәртәбәле кунакны алкышлар белән каршыладылар. Район башлыгы Валерий Чершинцев район тормышы белән таныштырды. "Волжанка" сәнәгать паркының үсеше, җиләк-җимеш җитештерүне җәелдерү һәм минераль су тутыру производствосы буенча инвесторлар эше - уңай моментларның берсе. Игенчеләр комбайннар бункерыннан 80 мең тоннага якын икмәк озаттылар, гаилә фермалары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар уңышлы колач җәяләр. Район 26 федераль һәм республика программасында катнаша, эшләр берьюлы 60 объектта алып барыла. Проблемалардан эшсезлек телгә алынды, аның дәрәҗәсе уртача респуб­лика күрсәткеченнән (1,1 процент) ике тапкырга югары, районның 15 торак пунктына каты өслекле юл юк әле, авыл хуҗалыгында да башкарасы эшләр бар.

Илдар Шәфкать улы тәтешлеләрне республиканың социаль-икътисади үсеше белән таныштырды.

"Гомуми икътисади хәл бик тә катлаулы, әмма республикада эре предприятиеләр күп булганлыктан, без барлык социаль программаларны саклап кала алдык. Җыелган салымнар хисабына йортлар, спорт комплекслары, юллар, клублар - кешеләргә нәрсә кирәк шуларны төзибез. Алар барсын да күрәләр, шуңа да тәртип, ышаныч, аңлашу бар", - диде ул.

Татарстанда икътисади үсеш динамикасын тотрыклы итү өчен эре инвес­тицияле проектлар актив тормышка ашырыла. Бизнес белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудырылган. Татарстан - инновацияле технологияләр лидеры.

Ә тәтешлеләр өчен алты мәйданчыгы булган промпаркның үсеш алуы мөһим һәм хөкүмәт кече, урта бизнесны үстерүдә һәм башка күп кенә мәсьәләләрдә ярдәм итәргә әзер.

Район аграрчылары эшен анализлап, Премьер-министр республика авыл хуҗалыгындагы уңай үзгәрешләрне әйтеп узды, игеннәрне урып-җыю һәм гаилә фермаларын җәелдерү буенча район күрсәткечләренең әйбәт булуын искәртте һәм рес­публиканың азык-төлек тотрыклылыгын тәэмин итә алачагын ышанычлы төстә белдерде.

Бүгенге көндә Татарстанда 7 меңнән артык объектта төзелеш, реконструкция һәм ремонт эшләре алып барыла, 10 мең урынга исәпләнгән 56 балалар бакчасы, 47 мәдәният йорты төзелә. "Әмма проблемалы мәсьәләләр дә күп әле, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков, - беренче нәүбәттә юллар. Сезнең мөрәҗәгатегезне - ул халык саныннан түгел, ә ихтыяҗи зарурилык­тан килеп туган - кабул итәбез. 2016 елга кадәр 25 мең кешесе булган барлык торак пунктларда да юллар булыр, дип уйлыйм".

Юллар салу, яктырту, су белән тәэмин итү буенча республика программаларының киләчәктә дә эшләячәге турындагы белдерүне зал алкышлар белән хуплап кабул итте.

"Әгәр бердәм булсак, киләчәктә дә алга бару өчен республикада тотрыклылыкны саклый алсак, моңа ирешеп булыр дип ышанам. Планнар һәм бурычлар күбрәк булсын", - диде Илдар Шәфкать улы, тәтешлеләргә бәхет, шатлык һәм җитешлек теләп.

Рәсемдә: Илдар Халиков бәхетле хуҗаларга фатир ачкычлары тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев