Изге теләкләр теләнде
Дүшәмбе көнне, 28 июльдә, шәһәр һәм район авылларында Ураза бәйрәмнәре уздырылды.
Иртәнге кояш якты нурларына күмеп, офык артыннан күтәрелеп килгәндә халык бәйрәмгә ашыкты. Мәчет манараларыннан йөрәкләрне нечкәртеп, дин кардәшләребезне намазга өндәп моңлы азан тавышы яңгырады: догалар укылды, җыелучылар бер-берләрен изге Ураза бәйрәме белән тәбрикләделәр.
Гадәттәгечә Тәтештәге үзәк мәчет үзенә күпсанлы шәһәрлеләрне һәм кунакларны сыйдырды. Ураза бәйрәмен районның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов ачып җибәрде. "Рамазан айлары үтеп китте. Тоткан уразаларыбыз һәм укылган Коръән аятьләребез чын күңелдән булсын, тормышыбызны бәрәкәт нурларына күмсен, күкләребез һәрчак аяз булып, иминлектә яшәргә язсын. Бу айда изге гамәлләр күп кылынды. Шөкер, мәчетләребездә ифтар мәҗлесләре уздырылды. Ураза бәйрәме алдыннан шәһәр һәм район авыллары имамнары, дин кардәшләребез үзәк мәчеткә ахшам намазына җыелды һәм шуннан соң район башлыгы Валерий Чершинцев булышлыгында мәдрәсәдә ифтар мәҗлесе үткәрелде, анда һәрбер имамга күчтәнәчләр өләшенде. Безгә эшләгән изгелекләре өчен Валерий Сергеевичка Аллаһының рәхмәте яусын, Ходай үзен дә олыласын. Барлык мөселман халкын шәхсән үземнән, ТР Диния назәрәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм 15 мәхәллә исеменнән тәбрик итәм. Районыбыз, республикабыз киләчәктә дә гөрләп чәчәк атсын. Киләсе уразаларны да шатлык белән каршыларга һәм тотарга Ходай насыйп итсен. Мәчетләребезнең ишекләре һәрчак ачык, килегез, намазларга йөрегез. Шулай итеп күңелләребезне пакьләндерик, авыр вакытларда гына түгел, шатлыкта да Раббыбызны искә алыйк", - диде Инсаф хәзрәт.
Шәһәрнең Кадрия мәчетенә дә халык шактый килде. Район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Сәгыйть хәзрәт Минкин барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләде.
Ураза гаетләрендә район башлыгы Валерий Чершинцев та катнашты. Ул мәчеттәгеләрне сәламләп, изге гает көне белән тәбрикләде, һәр йортта, һәр гаиләдә шатлык һәм дуслык булсын диде. "Районыбызның күп милләтле булуы белән горурланабыз. Тәтеш җирендә яшәүчеләр җитешлектә, тату, бердәм булып гомер кичерәләр, милли гореф-гадәтләрне зурлап билгеләп үтәләр, әби-бабаларыбызны хөрмәт белән искә алалар. Бу дуслык һәм имин тормыш безнең җиребездә һәрчак булсын иде. Без бердәм гаилә һәм бу һәрвакыт шулай булачак. Тырыш хезмәтегез, кылган гамәлләрегез районыбыз һәм республикабыз җитешлеге өчен булсын. Бәйрәм белән!" - диде Валерий Сергеевич.
Ураза бәйрәме үтемле вәгазьләр белән дәвам итте. Аннары гает намазы укылды, Ходай каршында тәкъбир әйтеп, догалар кылынды. Соңыннан һәркем берберләре белән кул бирешеп хушлашты.
Аллаһ йортлары иман байлыгын тагын да арттырсын, күңел дәфтәрләребезгә изге гамәлләребезне генә язсын иде. Амин.
Бу көнне Тәтештәге Троицк чиркәвендә дә христианнарның зур бәйрәме билгеләп үтелде. Казан Митрополиты һәм Татарстан Анастасие Русияне чукындыру көненә гыйбадәт кылу уздырдылар. Чиркәүдә дә, мәчетләрдә Аллаһы Тәгаләдән тынычлык һәм имин тормыш теләп догалар кылынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев