Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Марат Әхмәтов: "Районның потенциалы шактый югары"

Бүген, 26 феврал, Тәтеш районында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте.

Тәтешкә килү юлында, район башлыгы Валерий Чершинцев озатуында, ул "Яңа юл" ҖЧҖда һәм "Р. М. Заһидуллин" КФХда булып, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең агымдагы елга планнары белән танышты. Хуҗалыкта биш җирдә, продукцияләр җитештерү күләмнәрен арттырга, тармак эшчәннәре өчен шартларны яхшыртырга мөмкинлек бирерлек яңа объектлар төзелеп ята. "Авыл хуҗалыгын үстерү теләге зур, әмма финанслар мөмкинлек бирми", - диде Рифхать Заһидуллин.

- Сезгә җиһазлары белән саву җайланмасы бүләк итәм, - калганы үзегездән, - дип хуплады аны министр. - Дәүләт ярдәме 9 миллион сум. Министр сатулашмый, Рифхать, артыгы юк, - дип шаяртты Марат Готыф улы. Шуңа ризалаштылар: Байрашта 600 терлеккә исәпләнгән ферма булачак.
Шуннан соң - "Т. З. Абдуллин" КФХ. Таһир Абдуллин үз хуҗалыгын, аерым алганда ат фермасын күтәренке рух белән тәкъдим итте. Киләчәк кызыктыргыч - ат һәм колбаса җитештерү. Макарон ясау цехы эшли, пекарня булачак. Ул чәчү мәйданнарын киңәйтүгә дә каршы түгел. 2,5 миллион сум сарыф ителгән ат фермасының да киләчәге бар, ул тәэмин ителә, шул исәптән крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Таһир Абдулинның патриотлыгы белән.

Республиканың баш аграрчысы һәр авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе белән очрашуына сөенде, чөнки алар үз хезмәтләре белән чынлап та министрның хөрмәтен яуладылар. Аларның һәрберсенең исемнәрен белүе белән дә үзенә җәлеп итә, район мәдәният йортында казанышлар күргәзмәсен караганда да, вакыт белән исәпләшмичә, һәркайсы белән шәхсән күреште, район Советы утырышы башланганчы, сөйләшергә өлгерде. Район башлыгы Валерий Чершинцевның "2013 елгы эш нәтиҗәләре турындагы отчеты һәм 2014 елга бурычлар турында"гы отчет доклады эчтәлекле, төгәл һәм нигезле булды.

(Отчет докладын газетабызның киләсе санында укыгыз).

- Район тормышын игътибар белән күзәтеп барам, - диде район Советы утырышында Марат Әхмәтов. - Район социаль-икътисадый үсеш планында да, милләтара мөнәсәбәтләрдә дә тотрыклы. Актив, иҗади эшләүче җитәкчеләр артты, һәркайсы туган җиренең җитешлегенә хәлкадәри өлешен кертә. Район бурычка батмады, һәр предприятие акчасына карап яшәргә тырыша. Сез сөт буенча сизелерлек алга киттегез, баскычлар буйлап күтәрелүнең никадәр авыр булуын мин беләм. Сезгә сокланып карыйм.

Министр куйган бурычлар:
инвесторлар көтеп ятмаска, терлекләр санын ишәйтергә, продукция җитештерүне арттырырга;
халыкны шәхси йортлар төзүгә җәлеп итәргә;
кече бизнесны җәелдерүне активлаштырырга.

Марат Готыф улы авыл халкы өчен мөһим моментларны да әйтеп үтте: быел яшь гаиләләр өчен йортлар төзү программасын тормышка ашыруга средстволар икеләтә арттырылачак, гаилә фермаларын ремонтлауга һәм үзгәртеп коруга средстволар бүлеп биреләчәк.

Чыгышын тәмамлап ул, елның икмәкле булачагына уртак ышанычыбызны белдереп, барсына да хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Бу көнне аграрчылар, медиклар, эшкуарлар, идарәчеләр лаеклы бүләкләрен алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: визит