Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Тормыда отчет җыены булып узды

"Бер дигән, тырыш җи­тәкче! Әлеге җирлектә эшләр барлык юнәлеш­ләрдә дә алып бары­ла һәм күрсәтерлек нә­тиҗәләр дә бар", - дип мактады район башлыгы Рәмис Сафиуллов җирлек башлыгы Илсөя Хисамованы.

Искиткеч, әмма чынбарлык - район җирлекләре башлыкларыннан иң яше булуга карамастан, ул авыл халкының хөрмәтен һәм ышанычын яуларга өлгерде, һәм бердәм тырышлык белән җирлек берничә ел рәттән танылу үрләре яулый. Өченче ел тормылылар "Татарстанның иң төзек торак пункты" республика конкурсында беренче урынга чыгып, грант отты, былтыр район иҗат отчетында һәм "Чәчәк атучы район" конкурсында өченче урыннарны алдылар.

Быел районда аларның чыршысы беренче урынга лаек булды. Үз иҗат мөмкинлекләренә ышанычларын сизеп, "Җирлектә үзәк Яңа ел чыршысын иң матур итеп бизәү" республика конкурсында катнашып, янә җиңү - Идел аръягы төбәгендә беренче урын. Шундый казанышлар һәм сөенечле вакыйгалар авыл язмышына катнашы булган һәркемдә горурлык уята.
Җирлектә, аңа Олы Тормы, Кече Тормы һәм Чолы керә, барлыгы 432 кеше, нигездә татарлар яши. Хезмәткә яраклылар - 196, халыкның 30 процентын пенсионерлар тәшкил итә. Яшьләрнең күп булуы да сөендерә.

"Елмаю" балалар бакчасында 9 сабый тәрбияләнә, ә мәктәпкәчә яшьтәгеләр - 17, өмет бар. Башлангыч мәктәптә 6 бала белем ала, аларны 4 укытучы укыта. Урта мәктәп оптимальләштерелгәннән соң 21 укучы Тәтеш татар мәктәбендә укый һәм 6 укытучы шунда эшкә урнашкан. Менә шундый арифметика.

Фельдшерлык-акушерлык пункты мөдирләре Нурия Гыймадиева һәм Гөлүсә Сибгатуллиналар авыл халкының сәламәтлеге турында кайгырталар. Озак еллар намуслы эшләгәннәре өчен алар көчле алкышлар астында район башлыгы кулыннан грамоталар алдылар.

Җирлек территория­сендә "Новая заря" ҖЧҖ, "Т.З. Абдуллин", "М.Ф. Мин­һаҗев", "Н.Ф. Кәримов" крестьян-фермерлык ху­җалыклары, эшкуарлар Азат Җамалетдинов, Рөстәм Вәлиев һәм Ра­фис Җәләлетдиновлар уңышлы эшлиләр. Шуны да әйтергә кирәк, "Новая заря" ҖЧҖ төп эш бирүче, товар җитештерүче һәм салым түләүче санала. Халыкның мал-­туарын азык белән тәэмин итү турында да ул кайгыр­та, күп кенә чараларга хәйрия ярдәме күрсәтә, авыл эчендәге юлларны чистарта.

Авыл кешеләренә эшләү өчен дә, ял итү өчен дә урын бар. 2012 елда "Авыл клублары" программасы буенча төзелгән яңа мәдәният йортында (халык моның өчен республика һәм район җитәкчелегенә бик тә рәхмәтле) төрле чаралар үткәрелә. "Булдыралар! Идеяләр белән янучы үз эшләренең чын осталары, энтузиастлар, ә иң мөһиме, үз планнарын талантлы рәвештә тормышка ашыручылар," - мәдәният бүлеге начальнигы Юрий Сиякин хезмәттәшләрен шулай мактады. Ә менә Кече Тормы клубы, анда ФАП та урнашкан, начар хәлдә. Бинага капиталь ремонт таләп ителә (сүз уңаеннан, ул 70нче елларда салынган). "Түбәсе ага, тәрәзә яңаклары черегән, - дип җаны әрни җирлек башлыгының. - Безгә юл да кирәк", - диде ул өмет белән Рәмис Хатыйп улына.
Җыенда Чолыдагы сәүдә мәсьәләсе дә күтәрелде. Читтән килгән сәүдәгәрләр табышны күрше районга алып китәләр. "Өчәр тапкыр киләләр. Азык-төлек тә, беренче кирәкле товарларны да, барсын да алып киләләр, - диде күршемдә утырган ханым. - Үзебезнекеләр килсен иде..."

Узган ел җирлек территориясендә бер җинаять булган - кибет басканнар, анысы да Чуашиядән кил­гән кеше эше.

Ә тулаем алганда җирлек тормышы җитеш: 100 хуҗалыкта 99 сыер бар (сөт һәм ит сату табышлы), йорт-җир төзек һәм матур, һәр хуҗалыкта диярлек машина бар.

Әмма җитешлекне киләчәктә дә яхшырту өчен референдумда катнашырга кирәк. "Әгәр без яхшы яшәргә телибез икән, үзара салым - бүгенге көндә иң отышлысы", - дип билгеләп үтте Илсөя.
Һәм тагын авыл халкының Олы Тормыда Җиңү яулап кайтучылар истәлегенә яңа һәйкәл тор­гызырга, шулай ук Чолыга керә торган төп юлда "Биредә Советлар Союзы Герое Иванов Петр Артемьевич яшәде" дигән язу урнаштырырга теләүләрен дә әйттеләр. Теләк кенә кирәк - бар да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X