Ә инде аралашу - үзе бер шатлык - кәефләр күтәрелеп китә. Василий Егорович та, хатыны Мария Николаевна да җор теллеләр, шаяртырга яраталар", - диде алар хакында авылдашлары Александр, без Ещигановлар өен эзләп авыл урамы буйлап барганда. Мондый сүзләр сөендерде: димәк, барыр юлыбыз дөрес сайланган.
Менә тау янындагы йортка да килеп җиттек. Сыртын кояшка куеп яткан карт эт машина тавышын ишетүгә теләр-теләмәс кенә күтәрелде һәм күзләре начар күрсә дә, тәртип өчен бер-ике тапкыр өреп куйды.
Бусагаларында журналистларны күреп, Ещигановлар бермәл гаҗәпләнеп куйдылар: "Матбугат игътибарына лаек булырлык нәрсә эшләдек? Ничектер уңайсыз", - диделәр алар, тыйнак кына. Биек болдыр буйлап өй эченә узабыз. Бүлмәләр күп. "Балалар кайталар, оныклар кунак булалар, аларның барсына да иркен булсын өчен янкорма эшләдек", - дип таныштыра хуҗабикә.
Бүлмәләрдә уңайлы. Тәрәзә төбендә кызыл роза гөлләмәсе балкып утыра. Аны Бессоновода яшәүче кызы Татьяна әнисенең туган көненә бүләк иткән икән.
"Бакчасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән", - дип башлый балалары хакындагы әңгәмәне Мария Николаевна. Алар Ещигановларның бишәү: өч уллары һәм ике кызлары бар. Оныклары да биш. "Әмма бу әлегә шулай", - дип төгәллек кертә ул. Хуҗабикә чәчәкләрне бик ярата, тормыш юлы гөлләргә сибелмәгән булса да.
Кияүгә бик иртә, 18дә чыга. Василий 7 яшькә зур була, әмма әлеге аерманы ул, үзе әйтүенчә, беркайчан да тоймаган, олылар кечеләргә кайгыртучанлык күрсәткәндә бу сизеләме соң инде. Алар кичке уенга чыккач дуслашып китәләр һәм озак очрашып йөрмиләр, февральдә туй итәләр.
"Башта өч көн бер йортта, бер атнадан соң икенчесендә өч көн гөрләттек. Туй бик күңелле үтте, кеше күп булды, - дип искә ала хуҗабикә. - Каенана белән 24 ел тату гомер кичердек. Ул йортта терәк булды, балаларны үстерергә булышты. Василий токарь булып эшләде, мин фермада 30 ел сыерлар саудым. Барсы да кул хезмәте белән башкарылды. Үзебезнең хуҗалыкта да 3әр баш сыер, дуңгызлар, тавык-чебешләр асрадык".
- Хәзер дә абзар тулы мал-туар, - дип әңгәмәгә кушыла Василий Егорович.
Авылда хезмәт күп. Хуҗаларны без өйдә очраклы гына туры китердек. Алар якындагы урманга җиләккә барырга ниятләгән булганнар. Тоткарлап тормадык, истәлеккә рәсемгә төшердек тә хушлашып кайтыр юлга кузгалдык.
Мондый гаиләләр хакында халыкта "эчкерсезләр" дип әйтәләр, ә бу, гаилә йолаларын, олыларны хөрмәт итүче, балаларны тәрбияләүгә җаваплы мөнәсәбәттә булган тату һәм бердәм дигәнне аңлата. Аларда булган кунаклар да моны тоеп, игелек һәм җылылык хисләренең бер өлешен күңелләренә салып китәләр.
P.S. 8 июльдә өйләнешсәң, никахың озын һәм бәхетле була дигән ышану бар яшьләр арасында. Тәтеш районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, нәкъ тә менә 6 пар бу көнне никахларын теркәр өчен гариза биргән.
Аларга бәхетле озын гаилә тормышы телибез.
Нет комментариев