Район башлыгы Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
27 сентябрь – Бөтендөнья туризм көне
(Тәтеш, 27 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Бу бәйрәм туристлык тармагындагы үз эшенең осталарын гына түгел, ә кызыклы сәяхәтләрдән һәм яңа тәэсирләрдән башка тормышны күз алдына да китерә алмаган кешеләрне берләштерә. Безнең шәһәр бай тарихлы, дөньяның төрле почмакларындагы сәяхәт яратучыларны җәлеп итә, бирегә килгән кунакларның саны елдан-ел арта бара. Районның туристлык юнәлеше үсеш алган мәгариф системасы эшен дә билгеләп үтәргә кирәк.
Туризм өлкәсендә эшләүче барлык белгечләргә һәм аның энтузиастларына нык сәламәтлек, уй-ниятләренең һәм башлангычларының уңышлы тормышка ашуын телим.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев