Район башлыгы тәтешлеләрне-диңгезчеләрне бәйрәм белән котлый
25 июль – РФ Хәрби-диңгез флоты көне
(Тәтеш, 25 июль, "Тәтеш таннары").
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов тәтешлеләрне-диңгезчеләрне бәйрәм белән котлый:
– Бу көн безгә Россиянең – бөек диңгез державасының героик үткәне һәм бүгенгесе турында искә төшерә. Без хәрби диңгезчеләр буыны казанышлары турында горурланып сөйлибез, аларга Ватаныбызның бәйсезлеге һәм чәчәк атуы өчен күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерәбез. Диңгезчеләр – батырлык, Ватанга тугрылык үрнәге. Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән игелек, бәхет, иминлек телим. Бу бәйрәм һәрвакыт тыныч һәм шатлыклы булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев