Районда көзге культураларны урып-җыю бара.
Иң зур көзге бодай мәйданы районда "Содружество" ҖЧҖда - 3 мең 928 гектар. Игенчеләр Олы Бисәргә якын урнашкан кырдагы орлыклык җир участогындагы көзге бодайны урып-җыюны башладылар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Николай Кудряшов белән кырга барабыз.
Тук башаклар авырлыгыннан игеннәрнең нәзек сабаклары, җиргә һәм кырга чыккан игенчеләргә башларын иеп, аска бөгелгәннәр.
Алтынсыман төстәге диңгез дулкыннарын хәтерләтеп, кырда җил исә. Күктәге якты кояш күз яшьләрен тамызырга теләгән болыт белән көрәшә. "Яңгыр гына булмасын, - диләр бертавыштан игенчеләр. - Югалтуларсыз һәм вакытында җыеп аласы иде". Алар язгы-җәйге корылыкны һәм туктаусыз яуган яңгырларны искә алалар. Ашлык бөртекләрен суктырганда һава торышының салкынча булуы да аларны киеренкелектә тота. Игенчеләр зур хезмәт түгеп чәчелгән бөртекләрне югалтмас өчен барыннан да элек техникаларны җайга салып, үзләренең оешканлыкларын күрсәтәләр. "Содружество" ҖЧҖ директоры урынбасары Әхмәт Галәтдинов суктырганда бөртекнең комбайннардан коелмавын һәм әзерлек сыйфатын намус белән тикшерә. Ул да түгел кыр кырыена җәелгән брезент тукымага комбайн чыга. Сугу аппараты аша бодайны агызгач, комбайнчы әйдәп баручы агроном Эдуард Гайфуллин белән бергәләп бөртек агыза торган урынны карый һәм шунда ук аны монтаж күбеге белән томалап та куя. Куркынычсызлык хезмәте начальнигы Виталий Трофимов та биредәге барлык эшләрне күз уңында тота. "Кырда югалтуларга юл куймас һәм тулысынча ышанычлы булсын өчен, комбайннар өчәр тапкыр тикшереләләр, - ди, кистереп, Әхмәт Әхәт улы. - Бу безнең өчен бик тә кыйммәтле элиталы бодай - "Казанская-560" сорты, ул кышкы суыкларга һәм корылыкка чыдам булуы белән аерылып тора. "Элита" үз кырларыбызда чәчелгән үзенчәлекле орлыклардан алынды, шуңа күрә һәр бөртеге дә кадерле, - ди баш агроном игенне мактап. - Без урып-җыюга иртәрәк тә чыга ала идек, әмма орлыкларның дымлылыгы югары булды. Ә бүген - нәкъ вакыты". "16,1!" - дымлылык күрсәткеченнән хуҗалыкның баш агрономы канәгать. Кыр участогын әйләнеп чыккач һәм комбайннарның бункерларыннан сынау өчен бөртек алгач, ул игеннәрнең дымлылыгын раслады.
Менә кырны аркылы чыккач, бездән ерак түгел комбайн туктады - бункер иген белән тулы, аның янына озак көттерми прицеп тагылган КамАЗ килеп туктады. Ул да түгел кояш нурларында ялтыраган алтынсыман бодайлар комбайн морҗасыннан шыбырдап ага да башладылар. Яхшы итеп брезент белән томаланган бөртек Буа икмәк кабул итү пунктының чәчүлек заводына озатыла.
Кыр корабларыннан күзләрен дә алмаган игенчеләрнең шатлыклы дулкынланулары әллә кайдан сизелеп тора.
Кырның бер ягына дежур машиналар, янгын сүндерү өчен су савыты, хәтта эретеп-ябыштыру аппараты куелган - барсы да әзерлектә торалар - иминлекне кайгыртмыйча булмый, һәр минуты кадерле.
Игенчеләр яныннан киткәндә яңадан кырга борылып карыйбыз, ә анда күңелләрне сөендереп - яңа уңыш. Бу хуҗалыкның уракны вакытында үткәрүгә барлык мөмкинлекләрне дә файдалануларына шикләнү юк.
Менә "Новый путь" ҖЧҖ кырлары. Биредә дә эш кайный. Бөртек тулы башаклар уру машинасына тартылалар.
Изге сәгатьтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев