Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов: “Район үсешенә һәркем үз өлешен кертергә тиеш”

Район башлыгы Валерий Чершинцев инициативасы һәм чакыруы буенча районда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Министрлар Кабинеты әгъзалары булып киттеләр.

Килүнең максаты - Тәтеш районының киләчәктә үсеш мөмкинлек­ләрен тикшерү. Район мөмкинлекләреннән чы­­гып, район башлыгы аңа характеристика бирде, проб­лемаларны, аларны хәл итү өстендә районның тиешле структуралары инде эш алып баралар, шулай ук Президент һәм хөкүмәт тарафыннан хуплаган, финанс ярдәме таләп ителгән проектларны билгеләп үтте.

- Авыл хуҗалыгы продукцияләре эшкәртү базарында районның көндәшлек сәләтен көчәйтергә һәм моның өчен кирәкле чимал базасын тәэмин итәргә тырышабыз, - диде Валерий Чершинцев. - Сөт һәм сөт продуктлары эшкәртү, сату өчен 1200 савым сыерга мегаферма төзү зарур. Шул уңайдан Татарстан Рес­публикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ярдәменә ышанасы килә. Балык эшкәртү предприятиесе ачуның да киләчәге бар дип саныйбыз.

Кошчылык фабрикасы төзелеше проектын гамәлгә ашыруда икътисад һәм авыл хуҗалыгы министрлыкларының булышлыгы таләп ителә. Хәлне сәламәтләндерү өчен, район башлыгы билгеләп үткәнчә, икенче юнәлеш - район өчен яңа базар тармаклары булдыру. Моңа Жуководагы кирпеч заводы, минераль су тутырып сату, туризм проектларын гамәлгә ашыру керә.

Пристаньга төшә торган юлны капиталь ремонтлау, шәһәрдә һәм район авылларында юллар салу, шәһәрдә яңгыр суларын агызуны проектлау һәм төзү, шуышу процессы, халыкны су белән тәэмин итү һәм башкалар - беренчел проблемалар. Аларны хәл итү өчен җитди күләмдә финанс­лар таләп ителә.

Эшлекле сөйләшү өчен Республика Президенты, ул башта ук тәтешлеләр яхшыракка лаек дип билгеләп үтте, тармак министрлыкларына рес­публика финансы таләп ителгән һәм район хакимияте хәл итәргә тиешле мәсьәләләрне ачыкларга тәкъдим итте. "Кешеләр районнан китмәсеннәр һәм үз балаларының киләчәкләрен күрә алсыннар өчен бизнес җәелдерелергә һәм яшәү өчен шартлар тудырылырга тиеш, - дип билгеләп үтте ул. - Яшәү өчен тот­рыклылык, уңайлыклар һәм киләчәккә ышаныч булырга тиеш".

Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының беренче урынбасары Азат Шәрәпов, КФУ ректоры Илшат Гафуров үзләре күргән проблемаларны һәм хәлне үзгәртү буенча тәкъдимнәрен әйттеләр.

Республика икътисадында район өлеше 0,22 процент тәшкил итә, соң­гы биш елда сәнәгать җитештерүе өчтән бергә кимеде, дип билгеләп үтте Мидхәт Шаһиәхмәтов. Хәер, район прог­раммасының барлык пунктлары да үтәлгән, күрәсең, башта ук үсеш темплары түбән итеп билгеләнгән булган. Министр икътисадны күтәрүгә булышлык итүче бурычларга киләчәктә кече бизнесны үстерүне, республика программаларында катнашуны кертте.

Президент аңа, районның социаль-икътисадый үсешенә тиешле үзгәрешләр кертүдә булышлык күрсәтеп, кече бизнеска күзәтчелек итүне йөкләде.

Авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү күләмнәрен арттыру, димәк, авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту өчен Марат Әхмәтов бәрәңге, шикәр чөгендере җирләрен киңәйтергә, бигрәк тә терлекчелеккә игътибар бирергә киңәш итте. Мегафермалар төзелешенә булышырга, шулай ук авыл җирлекләрендә йортлар салуга районга лимитны икеләтә арттырырга вәгъдә бирде. Әйбәт уңыш - гектардан 25 центнер, уртача рес­публика күрсәткеченнән югары, алган игенчеләр адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Ә менә сөт буенча тәтешлеләр 34 урында.
Демографик хәлне анализлап, Айрат Фәррахов районда балаларның аз тууын, ә пенсия яшендәге гражданнарның күп булуын - 27,8 процент - билгеләп үтте. Хезмәткә яраклы халыкның үлү күрсәткече республика дәрәҗәсеннән югары булып кала бирә.
Табиблар белән тәэмин ителеш уртача респуб­лика дәрәҗәсеннән 29 процентка түбән, медикларның 45 проценты пенсия яшенә җитеп килә. Яшь белгечләр өчен торак мәсьәләсен хәл итеп, кадрлар проб­лемасын чишәргә мөмкин.
Морг төзелеше мәсьәләсе өйрәнелә. Бу төзелеш модульле конструкция булачак.

Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов "Барс" спорт-сәламәтлендерү комплексында булды, спортчылар белән аралашты. Бассейн төзү өчен проект-смета документларын әзерләргә күрсәтмә бирде.

Әлеге киңәшмәнең әһәмияте шунда, аның беркетмәләренең үтәлеше республика башлыгы контрольлегендә булачак, район мөһим проектларны һәм программаларны тормышка ашыруга өстәмә средстволар алачак. Әмма безнең өчен беркем дә эшләмәячәк, торак пунктларны төзекләндермәячәк, яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнмәячәк, ял мәсьәләләре хәл ителмәячәк, демографик хәл яхшыртылмаячак, эш урыннары булдырылмаячак.

Хөкүмәт ярдәмен дөрес файдаланып, тәтешлеләр үзләренең тормыш дәрәҗәләрен сизелерлек яхшыртырга тиешләр. Валерий Чершинцев әйткәнчә, "Бу көн тәтешлеләр тормышында билгеле бер борылыш моментына әйләнәчәгенә ышанабыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X