Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, урманнарга керүне чикләделәр

Чикләү режимы 2 августтан 21 календарь көн дәвамында гамәлдә булачак.

(Тәтеш, 3 август, "Тәтеш таннары"). Татарстанда янгын куркынычының югары класслы булуы сәбәпле, бүгенге көннән кешеләргә һәм транспортка урманнарга керүгә чираттагы чикләү кертелде. Режим республиканың урман фонды җирләрендә гамәлдә.

«Татарстан Республикасы урман тармагы белгечләре  тарафыннан шлагбаумнар белән урман юлларын ябу турында кисәтү аншлаглары урнаштыру буенча эшләр башкарылды. Бу чаралар чикләүләр гамәлдә вакытта булачак», – дип билгеләп үтә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

Чикләү режимы 2 августтан 21 календарь көн дәвамында гамәлдә булачак. Тәүлек буе кизү тору оештырылды, урман массивларында патрульлек көчәйтелде, ял көннәрендә урманчылар кешеләр күп йөри торган урыннарда вакытлыча постлар оештыра.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/02-08-2021/tatarstanda-yangyn-kurkynychy-yugary-bulu-s-b-ple-urmannarga-ker-ne-chikl-del-r-5832419

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев