Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанның сигез районында сөт җитештерү арткан

Алдынгылар рәтендә - Кукмара, Балтач, Әлки, Азнакай, Әтнә, Саба, Сарман һәм Тәтеш районнары.

ТРның сигез районында сөт җитештерү артты, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хазипов.
Шулай итеп, 2018 елда Кукмара районында сөт җитештерү 120 процент тәшкил иткән, Балтач, Әлки, Азнакайда - 111 процент, Әтнәдә - 110 процент, Сабада - 108 процент.
"Элек Сарман районы еш кына тәнкыйтьләнә иде, әмма гыйнвар нәтиҗәләре буенча анда үсеш 115 процент тәшкил итә. Шуны ук Тәтеш районы турында да әйтергә була - 105 процент. Димәк, дөрес юнәлеш алганда, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була", - ди Нәҗип Хазипов.
Аерым хуҗалыклар һәм кайбер инвесторлар тагын да зур үсеш күрсәттеләр.
"Мәсәлән, "Вахитов" хуҗалыгында - 125 процент, "Продпрограмма" (Мамадыш районы) - 131 процент. "Союз Агро", аның Азнакайда, Әлмәттә, Түбән Кама районнарында хуҗалыклары бар - 144 процент", - диде министр урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев