Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш аграрийлары темпларны киметмиләр

Тәтеш районы басуларында көн саен 90га якын ашлык җыю комбайны эшли.

(Тәтеш, 30 июль, "Тәтеш таннары", Галина Таҗетдинова, ).

Районыбызда бөртекле культураларны урып-җыю дәвам итә, күпьеллык үләннәрнең 
икенче катыннан азык әзерләү бара, хуҗалыклар көзге кыр эшләре комплексына керештеләр.
Тәтеш районы басуларында көн саен 90га якын ашлык җыю комбайны эшли. 

Районның Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре сүз­­ләренә караганда, урып-җыю темп­лары уңыш­лы бара: район буенча тәүлеклек эшкәртү ике мең гектардан артык тәшкил итә.

Районның Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре мәгъ­лүматларына караганда, 29 июльгә 22 029 гектар суктырылган, яки урып-җыю мәйданының  49 проценты, шул исәптән көзге бодай – 16 272 гектар, бу планлаштырган мәйданның 91 процентын тәшкил итә.

51 455 тонна ­ашлык суктырылган, шул исәп­тән 40 216 тонна көзге бодай, бөртеклеләрнең уртача уңышы һәр гектардан 23,4 центнер (республика буенча – 16,8 центнер).
Район хуҗалыклары тарафыннан элеваторларга 15 500 тонна көзге бодай озатылган. Шул исәптән 3 һәм 4 класслы азык-төлек бодае – 11 мең тоннага якын, ягъни гомуми күләмнең 70 проценттан артыгы.

“Колос”, “Р. Г. Сафиуллова” КФХ , “С. М. Казаков” КФХ мәйданнарны җыю һәм уңдырышлылык буенча  лидерлар өчлегендә.

Бу хуҗалыкларда үсем­лекләрнең ве­ге­та­ция­се дәвамында бер айдан артык дәвам иткән корылык һәм туфрак корылыгына карамастан игенчеләрнең хезмәт нәтиҗәсе куандыра: “Колос” һәм “Р. Г. Сафиуллова” КФХда көзге  бодайның уңышы – гектардан 40 центнердан артык, “С. М. Казаков” КФХда – гектардан 40 цент­нерга якын. 

– Мондый күрсәткечкә оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчү, минераль ашламалар кертү, туфракны тирән йомшарту, ул дым туп­ларга һәм вегетациянең башлангыч чорында үсем­лекләргә ихтыяҗны тәэмин итәр­гә ярдәм итә, шулай ук үсемлекләрне комплекс­лы тәэмин итү һәм берничә тапкыр яфрак­ларны тук­ландыру белән ирештек, – дип аңлата район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев.

Районда күпьеллык үлән­нәрнең икенче катын чабу дәвам итә, 29 июльгә 3236 гектар чабылган, 9996 тонна печән әзерләнгән, шул исәптән җәмәгать терлеге өчен 4436 тонна печән, 35 790 тонна сенаж, бу бер баш шартлы терлеккә 15,2 центнер азык берәмлеген тәшкил итә. Моннан тыш, узган ел уңышыннан бер баш шартлы терлеккә 13 центнер азык берәмлеге запасы калган. 2572 тонна салам эскертләнгән.

Шул ук вакытта көзге кыр эшләре комплексы да алып барыла: 4 елдан артык файдаланылган 1250 гектар күпь­еллык үлән җире сөрелгән, киләсе елда көзге бодай чәчү өчен 13 мең гектар әзерләнгән, туфракны төп эшкәртү 12 мең гектардан артык мәйданда башкарылган.

Район аграрийлары барлык кыр эшләрен сыйфатлы һәм оптималь агротехник срокларда башкарып чыгарга ­тырышалар.     

ФОТО: РАДИК ЙОСЫПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев