Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районында балалар турында кайгырталар

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча районда ялгыз өлкәннәрне һәм күп балалы гаиләләрне йорт саен тикшереп йөрү үткәрелә.

Моның максаты - аларның яшәү шартларын өйрәнү һәм кирәкле ярдәм күрсәтүдә булышу.
Дүшәмбедә район социаль яклау, Бакырчы авыл җирлеге вәкилләре һәм газетабыз хәбәрчесе белән берлектә Үтәмештә булдылар.
Бу авылда райондагы иң күп балалы гаилә яши, аларның бишесе мәктәптә укый, ике кечкенәсе бакчага йөри.
Башта ир белән хатын безне Президент программасы буенча төзелгән ике катлы кирпеч йортка чакырды. "Гади авыл кешеләре турында кайгыртканы өчен респуб­лика хөкүмәтенә зур рәхмәт, - ди Алсу Әхтәм кызы. - Безнең изге максатыбыз - барыбызга да урын җитәрлек булган шушы яңа йортка тизрәк күчү".
Биредә әлегә идән түшәлмәгән, обойлар ябыштырылмаган, су да юк. Җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдинов әйткәнчә, аны үткәрүдә проблема булмаячак. "Һичшиксез ярдәм итәчәкбез", - дип ышандыр­ды ул.
1968 елда салынган яхшы агач йортка килеп керүгә, хәзерге вакытта гаилә шунда яши, чоланнан ук борынга коймак исе килеп бәрелде, ә бүлмә уңайлыгы һәм җылылыгы белән каршылады. Яңгырап торган балалар тавышы шунда ук тынып калды, һәм алар, ягымлы исәнләшеп, караватларына утырыштылар. Сөйләшү барышында малайларның - әтиләренә, ә җитез кызлары Рәхимәнең өй җыештыруда әнисенә булышуы ачыкланды.
Гаиләнең әллә ни проблемалары юк, сыер, ат, кош-корт асрыйлар, умартачылык белән шөгыльләнәләр.
Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Тәтеш муниципаль районы социаль яклау бүлеге начальнигы Ольга Илларионова әйткәнчә, гаилә тиешле түләүләрне һәм субсидияләрне ала. Җитәкче гаилә башлыгына аларның апрельдә дәүләт социаль ярдәме күрсәтүне сорап бүлеккә мөрәҗәгать итәргә хокуклы булуларын аңлатты.
Шулай да, ачыкланганча, кышкы айларда җылыту өчен шактый акча тотыла икән. Ике бүлмәгә куелган җылыткычлар энергияне күп сарыф иткәнлектән, бурычлары җыелган. "1 майга кадәр түләп бетерергә тырышабыз", - диде­ләр хуҗалар һәм кулланылган энергия өчен автотүләүгә күчәргә теләк белдерделәр.
Авыл җирлекләре башлыклары җитәкчелегендәге мондый рейдлар дәвам иттереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X