Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны суктыруны төгәлләделәр

Мәйданнарның 41359 гектарыннан уртача уңдырыш­лылык бер гектардан 32,5 центнер белән 135 мең тонна сугып алынган, бу узган елгы күрсәткечне шактый арттырып җибәрә.

Тулаем җыелган игеннәрнең иң зур күләме "Содружество", "Колос", "Бакырчы"да. Югары дәрәҗәдәге аграр технологияләре булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре - "Р. Г. Сафиуллова" КФХ һәм "Колос" "агрофирмасы" ҖЧҖ - кырлардан иң күп уңыш алуга ирештеләр һәм бер гектардан кырык центнердан күбрәк икмәк җыеп алдылар.
"Тулаем уңыш начар түгел, - диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Хәкимов, урып-җыю нәтиҗәләренә аңлатма биреп. - Агымдагы ел, лакмуслы кәгазьдәй, кемнең нәрсәгә сәләтле булуын ачыклады. Бөртек­леләр үстерүнең барлык технология­ләрен үтәгән, безнең һава торышы шартларына җайлаштырылган орлыклар, минераль ашламалар, үсемлекләрне саклау белән оста эшли белгән кайгыртучан хуҗалар табышсыз калмадылар. Тулысынча тикшерү ясыйбыз һәм хаталар өстендә эш уздырабыз".
Аграрийлар тагын да югарырак күрсәткечләргә исәп тота алалар иде, әмма сабан бодае уңышына бөртек өлгергән чорда корылык тискәре тәэсир итте: быелның 11 июленнән файдалы яңгырлар булмады, һава температурасы 25-35 градус тәшкил итте.
Ләкин биредә үзенең уңай яклары да бар - комбайннар бер генә көн дә басып тормадылар. Урып-җыю эш­ләрен иң кыска срокларда һәм югалтуларсыз, шулай ук районның машина-трактор паркы яңаруы ярдәмендә, башкарып чыгарга насыйп булды: узган ел сигез югары технологияле комбайн сатып алынган, ә быел - тагын тугызны.
Механизаторларның җи­ңел булмаган хезмәт нә­тиҗәсенең төп асылы булып, аларны матди яктан кызыксындыру тора. Кыр кораблары капитаннары ар­асындагы көндәшлек ру-хы җыеп алынган мәйданнарның процентын күтәрде, башкарылган эшнең сыйфаты да игътибардан читтә калмады.
Урак өсте алдынгылары болай диләр: "Киеренке чор, һәр минуты кадерле. Респуб­ликаның юстиция министры Лариса Глухова, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының министр урынбасары Николай Титов һәм район башлыгы Рәмис Сафиулловның нәкъ тә менә турыдан-туры кыр­да тырыш хезмәтең өчен кул кысып, рәхмәт сүзләре әйтүләре күңелне канатландырып җибәрә. Аларның игътибары һәм ярдәме бик тә кыйммәт тора".
Уңыш-2016да җыеп алынган 50 мең тоннага якын иген элеваторларга озатылды. Бүгенге көндә район амбарларына 10 мең тонна орлыклык материал салынган.
Авыл эшчәннәре мул уңышка сөенә - хезмәт хакы хисабына һәм пай җиренә бөртек бирү бара, димәк йорт терлекләре өчен кышлату тук булачак.
Әмма кырда эш тынып тормый: көзге культураларны чәчү бара (унбиш мең гектарның өч меңнән күбрәге чәчелгән), туфракны төп эшкәртү алып барыла. "Колос", "Содружество", "Авангард" һәм "Казаков" алдынгылыкны бирмиләр.
Район механизаторлары зур җаваплылык белән уңышның икенче этабына әзерләнәләр - орлыкка дигән кукуруз, көнбагыш һәм шикәр чөгендере үз вакытларын көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X