Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтеш районында сабан ашлыгын чәчү тәмамлана

Бүгенгә районда сабан ашлыгы 37 меңнән күбрәк гектарда (84 процент) чәчелгән.

"Содружество" ҖЧҖда чәчү эшләре төгәлләнү алдында.
Бөртеклеләрне чәчүгә дүрт комплекс җәлеп ителгән: "Джон Дир", "Бюлер" һәм ике "Нью Холланд". Механизаторлар Сергей Филатов белән Владимир Володин, Александр Воробьев белән Алексей Кислов, Сергей Аввакумов белән Сергей Ивлев, Дмитрий Трошин белән Евгений Маврин бер-берләрен алмаштырып 12шәр сәгать эшлиләр һәм һәркайсы 80нән алып 120 гектарга кадәр чәчә.
"Содружество"да шикәр чөгендере үсте­рү табышлы традицион культура булып тора, ул 1500 гектарны били. Александр Храмов белән Александр Никоноров, Дмитрий Чувашлов белән Николай Селиверстовлар ике агрегат белән чәчү җирләрен әзерлиләр. Шоферлар Сергей Ганькин, Александр Тренин, Николай Нестеров, Роман Потапов, Евгений Нестеровлар чәчүлекләрне һәм ашламаны вакытында китереп өлгертәләр. Җир уңыш бирсен өчен Владимир Иванов, Алексей Авдеев ашлама сиптерә, Александр Шлячков кран-манипуляторда хезмәт куя. "Бүгенге көнгә бөртеклеләр планлаштырылган мәйданнарның 90 процентында чәчелде, ә шикәр чөгендере - 95 процент", - дип хәбәр иттеләр хуҗалыктан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X