Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтешлеләрне штраф та, җаваплылык та куркытмый

Шәһәр эчендәге тиешсез урындагы чүплекләр темасы безнең гәҗиттә берничә тапкыр күтәрелде.

Корреспондентлар шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Евгений Кормаков белән бергәләп чыккан рейд барышында хәлнең әлегә үзгәрмәгән булуы ачык­ланды.
Контейнерларның киселгән куаклар һәм кирәксез төзелеш материаллары өчен түгел, ә көнкүреш калдык­ларына куелганлыгын һәркем яхшы белә. Без берничә "кайнар" ноктада булганнан соң, чүп-чар савытларыннан файдалану кагыйдәләрен һәркем дә үтәмәвенә төшендек. Нигездә, зур күләмдәге чүп-чарны шәһәр читенә ташыйлар. Пролетар урамындагы бункер территориясенең тирә-юне без караган урыннарның иң куркыныч күренештәгесе булды. Ул әле сабаклар, такталар, ботаклар белән күмелү өстенә, биредә әле тагын күп төрле калдыклар өеме якындагы чокырда "баштан" ашкан.
Коммуналь хезмәтләр шәһәрдә тәртип урнаштырырга тырышалар, әмма аларның көче бушка сарыф ителә, чөнки ваемсыз тәтешлеләр канунны бозуны дәвам итәләр, аларны акча янчыгына шактый гына суга торган икедән биш мең сум күләмендәге штраф та куркытмый.
Вахитов урамында без Юрий Судариков белән әңгәмә кордык. Күршелектәге тиешсез чүплек аны бөтенләй дә сөендерми: "Төрле иске-москыны бөтен шәһәрдән ташыйлар. Бу тыелган дип, әллә ничә тапкыр әйттем. Җавап бер: "Ә без аны кая куйыйк?" Чынлап та, кая? Кайберләрен яндырырга мөмкин булса, утта янмый торганнары белән нишләргә?"
"Транспорты булучылар чүп-чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына үзләре илтә алалар. Кемнәрнең моңа мөмкинчелеге юк, алар өчен бер тәүлеккә контейнер куябыз. Халык шактый еш кына файдалана торган әлеге хезмәт ике мең сум тора. Чүп-чар өчен куелган савытка сыек калдыклар агызу шулай ук катгый тыела", - дип аңлатты "Тәтеш Жилсервис" директоры Анатолий Полозов.
Чүп тутырылган капчыкларны тиеш­ле урынына кадәр илтеп җиткермәгән иренчәк тәтешлеләр хакында да әйтмичә булмый. Төннәрен әлеге кешеләр аларны шәһәр эчендәге чүп савытларында калдыралар. Мисалга шундыйлар да бар, кемдер пакетын контейнерга кадәр китерә, әмма аны борт аша ыргытырга никтер "кулы күтәрелми".
"Йорттагы тәртип хуҗадан башлана", - дигән һәркемгә таныш әйтем бар. Коммуналь хезмәтләрнең тырышлыгы ярдәмендә шәһәр урамнары чистарак була башлавын танырга кирәк, ләкин шәһәрлеләр катнашыннан башка, тиешсез чүплекләрне булдырмау проблемасы озак вакытка кадәр әле көнүзәк булачак.
Әгәр сез законсыз каты көнкүреш калдык­лары китереп ташлауның шаһитлары булсагыз, 2-51-58 номеры буенча шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать итегез. "Җинаять урынында" төшерелгән фоторәсемнәр хокук бозучыларга җәза бирер­гә ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев