Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә автоузыш-2016

Бүген, 5 майда, Тәтештә Җиңүнең 71 еллыгына багышланган автоузыш булып узды.

Әлеге матур чараны Тәтеш автомәктәбе коллективы оештырды. Аның хезмәткәрләре биредә тулы сос­тавта катнашалар, әмма әлеге тантаналы көндә машина руле артына алар үзләренең иң яхшы укучыларын да чакыралар. Гражданнарны яклау көллияте курсантлары Евгений Мерзлов һәм авыл хуҗалыгы студенты Евгений Русских кичә шундыйлардан булдылар.
Матур гадәт буенча Җиңү көне алдыннан алтынчы ел рәттән флаглар һәм зур язулы рәсемнәр белән бизәлгән ДОСААФ машиналарының төз колоннасы билгеләнгән маршрут буенча хәрәкәт итә. Тротуар буйлап килүче өлкән яшьтәге әбекәй туктап калды. "Украина, Белоруссия, Балтыйк..., - флагларга карап, ул ашыкмый гына фронт исемнәрен укый. - Никадәрле халык илебезне яклады, нихәтлесе ятып калды".
Юлга тезелгән тәтешлеләр - шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары автоколоннаны сәламлиләр.
Дан Мемориалы янында тантаналы митинг үтте. Райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов һәм ТР хәрби комиссариатының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Фәнис Гарифуллин Ватанны яклаганда батырларча һәлак булганнарга һәм исәннәргә рәхмәт сүзләрен белдерделәр.
Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Майоров яшьләргә җылы теләкләр белән мөрәҗәгать итте: "Туган илне саклагыз, һәр нәрсәгә әзер булыгыз, тынычлыкның кадерен белегез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев