Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәтештә “Көзге яфраклар вальсы” дип исемләнгән ял кичәсе узды

Тәтешлеләр “Көйне уйлап тап”, мәкальне дәвам ит, бирелгән әйтем өчен аналог сайлап ал кебек һәм тагын күп кенә бәйгеләрдә катнаштылар.

(Тәтеш, 2 октябрь, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова фотосы). 1 октябрь көнне Үзәк китапханәдә, Татарстан Республикасы  буенча Россия Пенсионерлар Союзының Тәтеш бүлеге активистлары катнашуында, “Көзге яфраклар вальсы”, дип исемләнгән ял кичәсе узды.

Алар “Көйне уйлап тап”, мәкальне дәвам ит, бирелгән әйтем өчен аналог сайлап ал кебек һәм тагын күп кенә бәйгеләрдә катнаштылар. Дөрес  җаваплар өчен махсус төймәләр бирелеп барды, ә инде кичә азагында иң күп төймә җыючы бүләккә лаек булды.

 Җиңүче булып Пенсионерлар Союзы рәисе  Новикова Н.В. танылды. Аннан бик рәхәтләнеп “Хыял” дип исемләнгән сәхнәләштерү карадылар. Кичә дәвамында мультимедияле презентация күрсәтелеп барды. Чара азагында кичәдә катнашучылар җылы атмосфера һәм шәп кәеф өчен хезмәткәрләргә зур рәхмәтләрен белдерделәр, районың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев