Ул чын Ватан сакчысы булган
Алабирде авылында Украинада махсус операция барышында батырларча һәлак булган кече сержант Юрий Щетников белән хушлашу мәрасиме узды.
Кече сержант Юрий Щетников 1997 елның 20 октябрендә Кыргызстан Республикасының Ташкүмер шәһәрендә туган. 2016 елда Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, Мурманск өлкәсенең Североморск шәһәрендә хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән.
2016 елның августында Төньяк флот армия корпусының хәрби частенә контракт буенча хәрби хезмәткә алынган. Мотоукчылар бүлеге командиры вазифасында хезмәт иткән.
Кече сержант Юрий Щетников 2022 елның 7 июлендә Харьков өлкәсенең Дергач районы Дементиевка авылында алган яралардан үлгән. Һәлак булганнан соң Батырлык орденына тәкъдим ителгән.
Ул чын Ватан сакчысы булган
Алабирде авылында Украинада махсус операция барышында батырларча һәлак булган кече сержант Юрий Щетников белән хушлашу мәрасиме узды.
– Якташыбыз Щетников Юрий Александрович, Россия Федерациясен һәм тыныч халыкны яклауда батырлык һәм кыюлык күрсәтеп, хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды. Аның каһарманлыгы мәңгегә безнең хәтердә, йөрәкләрдә батырлык үрнәге булып калачак. Аның тормышын Ватанга хезмәт итүгә багышлау карары – үз халкының лаеклы улы булу билгесе, ул тәтешлеләр һәм аны белүчеләр хәтерендә нәкъ менә шундый булып калачак. Биредә, Дан Монументы янында, без аның, яу кырыннан кайтмаган солдат алдында баш иябез, – диде Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков.
“ТР Муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исеменнән мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
– Юрий Александрович Щетников үз Ватанының чын сакчысы булган, Украина территориясендә фашистлар, нацистлар башларын күтәргәч, Донецк Халык Республикасы территориясендә рус халкын юк итә башлагач, чигенмәгән. Ул Украина халкы гомерен, Ватаныбызның мәнфәгатьләрен яклаган. Россиянең дошманнары белән каршылыкта безнең иң яхшы улларыбыз һәм кызларыбыз булуын аңлыйбыз, – дип билгеләп үтте Әгъзам Самат улы.
– Аның үткән юлы һәркайсыбыз өчен Ватанга хезмәт итү үрнәге булып тора. Юрий Щетников тарихка чын герой буларак кереп калачак. Аның батырлыгы – аның нинди көчле шәхес булуын раслый. Ул халыкны һәм Ватанны саклап, батырларча һәлак булды, – диде хәрби часть взводы командиры Сергей Борисенков.
Районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин да Юрий Щетниковның туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
Кече сержант Юрий Щетников 1997 елның 20 октябрендә Кыргызстан Республикасының Ташкүмер шәһәрендә туган. 2016 елда Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган, Мурманск өлкәсенең Североморск шәһәрендә хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән.
2016 елның августында Төньяк флот армия корпусының хәрби частенә контракт буенча хәрби хезмәткә алынган. Мотоукчылар бүлеге командиры вазифасында хезмәт иткән.
Кече сержант Юрий Щетников 2022 елның 7 июлендә Харьков өлкәсенең Дергач районы Дементиевка авылында алган яралардан үлгән. Һәлак булганнан соң Батырлык орденына тәкъдим ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев