8 апрель – Хәрби комиссариат хезмәткәрләре көне
Тәтеш районы хәрби комиссариаты чакырылышка кадәрге яшьләрне хезмәткә әзерләү һәм хәрби хезмәтнең абруен арттыру буенча зур эшләр башкара, гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру, запастагы хәрби хезмәткәрләрне социаль яклау белән бәйле бурычларны үти.
Тәтеш хәрби комиссариатында бүгенге көндә 10 кеше хезмәт куя. Соңгы берничә елда безнең хәрби комиссариат үз эшләрен оештыру буенча Татарстан Республикасы хәрби комиссариатлары арасында (үз төркемендә) алдынгы урынны били.
– Безнең районның хәрби комиссариат хезмәткәрләренә һөнәри бурычлардан тыш әле зур социаль җаваплылык – Россиянең булачак сакчыларын патриотик тәрбияләү йөкләнә. Һәм хәрби комиссариат коллективындагы һәркем хезмәтенә карата тугрылык, хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора, белем бирү оешмалары педагоглары белән берлектә куелган бурычларны яхшы итеп үти, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев