Әҗәтленең машинасына арест салдылар
Бурычлының милегенә арест салу суд карарын үтәүгә йогынты ясауның бер чарасы булып тора
(Тәтеш, 27 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Транспорт тормыш өчен кирәкле милек булып тормый, шуңа күрә Тәтештәге суд приставлары бүлегенең суд приставлары шәһәрдә яшәүче берәүнең җиңел машинасына арест салдылар.
Рейдта закон хезмәткәрләре белән берлектә “Авангард” газетасы хәбәрчеләре дә булды.
Без суд приставы белән алдан ук әңгәмә корганнан соң, тәтешленең транспорт өчен түләнмәгән салымнары буенча әҗәте 40 мең сумнан артып киткәнлеген белдек. Суд тикшерүе барышында ир-атның бурычы бар дип танылган, аңа башкарма производство ачылган, суд тарафыннан аңардан әҗәтен түләттерү турында суд карары чыгарылган. Бурычын түләмәгән очракта милеккә арест булырга мөмкин булуы хакында ир-атка хәбәр ителгән, ләкин түләүләр барыбер күчерелмәгән.
Без шәһәрленең йорт янына килеп җиткәч, анда ике машина торганлыгын күреп алдык, аның берсенә арест салырга тиешләр. Койма артында өргән эт тавышына торак хуҗасы үзе дә чыкты. Капканы ачты һәм приставлар басып торуын күргәч, аларның нигә килгәнлеген шунда ук төшенеп алды. Ул ачулы тавыш белән сөйләшә башлады, әмма пристав эшнең торышын тыныч һәм ышанычлы тавыш белән таныштырганда аның “кызулыгы” басылды һәм ул арест салуга ризалыгын бирде. Хәтта безне ишегалларындагы томалаулы лапаска керергә чакырды, анда алай ук җилле дә түгел һәм лампочка янып тора иде.
– Әлегә рәсми рәвештә эшкә урнашмадым, – дип уртаклашты шәһәрле. – Мөмкинлек чыккач ук, бурычымны түләячәкмен.
Аның әҗәтне өлешләргә бүлеп түләп буламы икәнлеге, барлык сумманы берьюлы җыя алмавы турында соравына, приставлар уңай җавап бирделәр.
Суд приставы-башкаручы тиешле документларны тутырды.
Актны рәсми тутыру күп вакытны алмады, шунлыктан туңарга да өлгермәдек.
Аннары пристав тиешле автотранспортны фотога төшерде, ул әҗәтле җаваплылыгына саклауга калдырылды. Аңа арест турындагы карар һәм производство ачылу турында белдерелгән кәгазь тапшырылды. Суд приставлары ир-атка аның барлык хокукларын, бурычларын һәм бу очракта закондагы кайбер ысулларны аңлаттылар.
Рейд ахырында бездә, журналистларда, сорау килеп туды: әгәр шәһәрле күрсәтелгән ун көн эчендә салым әҗәтен түли алмаса, нәрсә була?
– Бурычлының милеге, бу очракта – транспорты, махсус оешма тарафыннан бәяләнә һәм сатуга тапшырыла, – дип җавап бирделәр приставлар.
Әңгәмә азагында алар шулай ук тәтешлеләргә салымны законда билгеләнгән вакытта түләү кирәклеге турында да искә төшерделәр, чөнки аларны үтәмәү өстәмә чыгымнарга китерә: салым түләүче-әҗәтледән, бурычтан тыш, дәүләт пошлинасы да, башкарма җыю да таләп итәчәкләр, аның минималь суммасы бер мең сумны тәшкил итә.
Хезмәткәрләр салым әҗәтләрен алу буенча рейдларга атна саен чыгачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев