Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Аерылып тору мөмкинлеге бар

    ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узган пәнҗешәмбедә эш визиты барышында районда уракны оештыру белән танышты.

    Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, район башлыгы Валерий Чершинцев вертолетта район территориясе өстеннән очып узганнан соң, "Содружество" ҖЧҖ борчак басуында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлек­ләре башлыклары белән очраштылар.

    Республикада аз дигәндә 5 миллион тонна бөртек алу өчен барсы да эшләнсә дә, әмма июль эсселеге мөмкинлекләрне чикләде диде ул. Ягулык-майлау материаллары, техниканы әзерләү мәсьәләләре хәл ителгән. Хәзер уңыш язмышы урыннарда көндәлек эшкә бәйле.
    Республиканың аграр ведомствосы башлыгы Марат Әхмәтов башкарылган эшкә анализ ясады һәм игенчеләр алдына бурычлар куйды. Аның сүзләренчә, Идел буе районнарындагы яңгырлар урып-җыю барышын берникадәр тоткарласа да, ләкин моның уңай ягы да бар. Сабан культуралары уңышы арта төшә, көзге чәчү өчен дә дым кирәк. Ә урып-җыю темп­ларын күтәрүдә, массакүләм мәгълүмат чараларыннан файдаланып, уракта катнашучылар турында кайгыртып, башка ысуллар белән алдынгыларны билгеләп, кеше факторын беренче планга кую таләп ителә.

    Районда игенчелек буенча системалы эшләү нәтиҗәсендә быел да мул уңыш өлгерә. Былтыргыдан аермалы буларак, быел икмәк бәя­ле, аны сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп алу авыл хуҗалыгы пред­прия­тие­ләренең табышын күтәрергә ярдәм итәчәк. Министр район мөмкинлегенең югары булуын билгеләп үтте. Әмма, ул республикадагы сөрү җирләренең 2,5 процентын биләсә дә, авыл хуҗалыгы продукцияләре күләменең бары 1,5 процентын гына бирә.

    - Быел сезнең уңай яктан аерылып тору, тагын 30 процентка күтәрелү мөмкинлегегез бар. Басулардан күренгәнчә, сез гектардан аз дигәндә 25 центнер уңыш җыеп ала алачаксыз - бу уртача республика күрсәткеченнән сизелерлек югары булачак, - дип басым ясады министр.
    Кадрлар проблемасы уңаеннан ул хуҗалык җитәкчеләренә аграр уку йортларында белгечләр әзерләү белән җентекләп шөгыльләнергә киңәш итте. Казан аграр югары уку йортларына керү өчен районнан 143 чыгарылыштан бары 9 гариза бирелгән. Һәм тагын, дип басым ясады министр, эшчәннәр хезмәтенә лаеклы түләүдән башка кадрлар проблемасын хәл итеп булмый. Бу юнәлештә ул айлык уртача хезмәт хакы 18 мең сумга җиткән "Колос" агрофирмасы җитәкчесе Рәмис Сафиулловтан үрнәк алырга киңәш итте. Ә хезмәткә түләү дәрәҗәсе 6-7 мең сум гына булган хуҗалыкларның киләчәге юк.

    Районда "средство буенча яшәргә", хезмәт хакы хисабына, принцибы тормышка ашырылды.
    Министр моңа бәя бирергә читенсенде, әмма Тәтеш җитәкчеләре, ниндидер өметсез, кире кайтарылмый торган кредитлар җәлеп итеп, үзләрен уңайсыз хәлгә куймаска тырыштылар, ә менә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү өчен кредитлар алуга килгәндә активлык бар диде: 100 шәхси хуҗалыкка 40 кредит, бу уртача рес­публика күрсәткеченнән югары.

    Министр игенчелек буенча берничә кисәтү ясады: беренчедән, 12 мең гектарлы күпьеллык үләннәрнең өч меңе картайган һәм аларны сөрергә кирәк. Һәр дүртенче басуга массовый репродукцияле орлыклар чәчелгән, һәм нәтиҗәдә алардан 5әр центнер бөртек алып җиткерелми. Яңгырлар комачаулый, диде Марат Готович, ләкин кулдан ычкындырылган һәр көн югалтуларга китерә, шуңа да һәр аяз көнне файдаланырга кирәк. Ә районда уңышы буенча өметле саналган ашлык, тулысынча җыеп алынганда, хуҗалыкларда ныклык запасы барлыкка китерәчәк.

    Терлекчелек мәсьәләсе дә даими игътибар таләп итә. Сөт буенча район республикада 24нче урында тора, "койрыктан" сизелерлек күтәрелде. Шулай да маллар санын һәм аларның продуктлылыгын арттырырга тырышырга кирәк.

    Очрашуга йомгак ясап, Фәрит Хәйруллович Тәтештә тамырдагы икмәк, башка районнар белән чагыштырганда, яхшы диде.
    - Республикада авыл товар җитештерүчеләренә булышлык күрсәтү өчен күп эшләнде. Хәзер барсы да үзегездән тора. Зур уңыш­лар телим, - диде Татар­­­с­тан парламенты башлыгы.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: