Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Алар үзләре өчен укытучы хезмәтен сайлаган

Педагогия һөнәре һәрвакытта иң абруйлы булды һәм шулай булып кала да, әмма, шул ук вакытта, иң катлаулысы да.

Укытучы безне балачак, үсмер вакытлар, яшүсмер еллары буйлап алып бара, көндәлек, кайчакларда сизелми торган батырлыклар эшли – безгә үзенең белемен бирә, безгә үзенең йөрәк җылысын өләшә.

Безнең укытучылар узган уку елында да “Ел укытучысы-2020” Бөтенроссия бәйгесендә лаеклы чыгыш ясады.Киртәле урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лидия Самсонова муниципаль этапта – I дәрәҗә Дип­лом, Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең  физкультура укытучысы Сергей Знатнов  II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең музыка укытучысы Анна Андрианова муниципаль этапта лауреат булды. Байраш төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар ­укытучысы Алия Җиһаншина муниципаль этапта ­“Педагогия дебюты” номинациясендә җиңүгә иреште.

Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Гасимова – “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең  зона этабында җиңде һәм республика этабында финалга чыкты.

Инна Лазарева, район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары уртаклашты:

– Педагогия осталыгы бәйгеләре балаларны үзенчәлекле, гадәти булмаганча укыту һәм тәрбияләүгә якын килүне ачыклый, педагогия иҗатына этәргеч ясый, үз тәҗрибәңне күрсәтергә, шулай ук хезмәткәрләрнең эшләнмәләре белән танышырга мөмкинлек бирә. Тәтеш педагогларының бәйгеләрдә катнашып, үзләренең җиңел булмаган хезмәтләренә югары бәя алулары сөендерә.

 

Светлана Гасимова.1нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

“Мәгариф өлкәсендә 32 ел эшлим. Әлеге вакыт эчендә һөнәри юнәлештәге төрле бәйгеләрдә берничә тапкыр катнаштым,  аларда призлы урыннар алдым. “Ел ­укытучысы” Бөтенроссия бәйгесендә беренче тапкыр катнаштым. Зона этабында җиңеп, республиканың иң яхшы педагоглары егермелегенә керүемә сөенәм. Бәйге – ул һөнәри үсеш мәктәбе, ә хезмәттәшләрең белән тәҗрибә алмашу һәм аралашу белем дөньясын тагын да киңәйтә”.     

Лидия Самсонова, Киртәле урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы:

“Хезмәт куйган елларым­  эчендә “Ел укытучысы” бәйгесендә дүрт тапкыр катнаш­тым. Узган елны “Ел сый­ныф  укы­тучы­сы”­ бәйгесенең зона этабында җиңүче булдым. Һөнәри осталыкта ярышулар укытучыны бер дулкында тота, яңалыкны эзләргә этәрә: әдәбиятны күп укыйсың, үзлегеңнән өйрәнәсең, әзерләнәсең, эшеңне барлыйсың, квалификацияңне арттырырга искиткеч мөмкинлек  ­барлыкка килә”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев