Алексей Ананьев: Суда сак булыгыз
Бик тиздән су коену сезоны башлана, шуңа күрә сулыкларда аеруча да игътибарлы булырга кирәк.
(Тәтеш, 10 июнь, “Тәтеш таңнары”).
– Кешеләр гадәттә су буйларында ял итә. Профилактик чаралар кулланылуга да карамастан, Татарстан буенча су объектларында оператив хәлләр бик киеренке булып кала бирә. Су коену сезонында ел саен республика сулыкларында өлкәннәр дә, балалар да үлә, – ди кече суднолар дәүләт инспекциясенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев. – Кешеләрнең күпчелеге су коенырга ярамаган урыннарда ял итә. Гадәттә бу урыннар куркынычлылык тудыра, анда суның төбе тикшерелмәгән һәм төптә ниләр барлыгын, аның тирәнлеген, сулыкның нинди торышта булуын беркем дә белми. Мондый урыннар ял итүчеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә аеруча да куркыныч тудыралар.
Хөрмәтле ата-аналар һәм балалар!
КСДИ белгечләре суда коенуның мөһим һәм гади кагыйдәләрен искә төшерә:
тукланганнан соң 1,5-2 сәгать узгач кына су коенырга рөхсәт ителә;
су температурасы +15 °Стан түбән булганда ачык сулыкларда коенырга киңәш ителми, чөнки көтмәгәндә аңны югалту һәм салкыннан шок булып үлем-җитемгә китерүе ихтимал. Моңа еш кына йөзәр алдыннан организмны артык кыздыру һәм салкын суга кинәт тиз чуму йогынты ясый;
таныш булмаган урыннарда чумарга ярамый – су төбендә бүрәнә, ташлар, ботаклар булырга мөмкин;
көймәдән, катердан, причаллардан һәм башка корылмалардан, әлеге максатлар өчен ясалмаган урыннардан суга сикермәскә;
су коену өчен, моңа махсус ясалган урынны сайлау хәерлерәк;
ярдан еракка китмәскә, имин зона буларак билгеләнгән чикләгеч тамгасыннан чыгып йөзмәскә;
суүсемнәр яки ләм булган сазлыклы урыннарда да су коену киңәш ителми;
кояшта кызынгач, йөгергәч, уеннардан соң, салкын суга акрынлап җайлашмыйча торып суга сикерергә һәм чумарга ярамый;
өреп кабартылган матрацларда, автомобиль камераларында, өреп кабартылган уенчыкларда һич кенә дә йөзәргә ярамый – кул астындагы әйбер төзексез булырга, ертылырга мөмкин, кешенең кинәт кенә су киңлегендә калу ихтималы бар, ә бу хәтта яхшы йөзә белүчеләр өчен дә куркыныч. Моннан тыш, хәтта җиләс җил дә аларны ярдан еракка алып китәргә мөмкин;
суда шаярырга, дусларыңны башы белән чумдырырга һәм аларга аяк чалырга ярамый. Әгәр сез су астыннан дустыгыз янына йөзеп барсагыз һәм аның кинәт кенә аягыннан тартсагыз, ул бу вакытта нәкъ тә сулыш алса – дустыгыз суга төшеп китәчәк һәм тончыгачак;
хәйләләү нияте белән тавыш бирергә, кычкырырга ярамый.
Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәгәндә генә
хәвефне булдырмый калырга мөмкин!коткару телефоны – 112.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев