Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Аның Исеме – мәңгегә хәтердә

Тәтештә, Дан Мемориалы янында, Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган укчы-зенитчы Альберт Сатдыйков белән хушлашу мәрасиме булды.

(Тәтеш, 13 декабрь, “Тәтеш таңнары”). 

–     Украинада нацистларга каршы махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган якташыбызны соңгы юлга озатабыз. Үз Ватанын һәм Россия халкын сакларга баскан сугышчыларыбызның батырлыкларын һәм каһарманлыкларын һәрвакытта хәтерләячәкбез. Үзлә­ренең хәрби бурычларын намус белән үтәгән барлык солдатларга һәм офицерларга рәхмәт белдерәбез, ә бу, өлешчә мобилизацияне исәпкә алып, 200дән күбрәк тәтешле. Якташыбыз белән хушлашырга без 9 декабрьдә, россиялеләр үзенең геройларын хөрмәтләгән көндә җыелдык, Сатдыйков Альберт та – чын батыр. Аның гомер юлы Ватанга кыю хезмәт итүнең якты үрнәге булып тора, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.    

“ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Го­бәйдуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы исе­меннән һәлак бул­ган солдатның туганнары һәм якын­нарының олы ­кайгысын уртаклашты:   

– Альберт Илдус улы – Ватанны сак­лаучыларның берсе иде. Ул хәрби бурычын үтәде, ни аяныч, үз гомере бәрабәренә. Ул якташларының хәтерендә мәңгегә калачак.

Тәтеш районы хәрби ­комиссары Фәнис Гарифуллин һәм гаубица-үз­йөрешле артиллерия дивизионы разведкасы начальнигы лейтенант Замба Бембеев тә шулай ук кайгы уртаклашу сүзләрен белдерделәр.  

Укчы-зенитчы Сатдыйков Альберт Илдус улы 2001 елның 23 сентябрендә Тәтештә туа. Тәтештәге 1нче урта мәктәпне, Тәтешнең гражданнарны яклау көллиятен (физик культура бүлеген) тәмамлый. 2021 елның ноябреннән чакырылыш буенча Приморский крае Пограничный районы Сергеевка авылында хәрби хезмәт узган. Украинада махсус хәрби операциядә катнашырга карар иткән. 2022 елның маенда РФ Көнчыгыш хәрби округы бригадасы хәрби частенә, танк батальонына вакытлыча беркетелгән һәм йөкләмәләрне үтәү өчен ЛХРга, ДХРга җибәрелгән.     
Сатдыйков Альберт Илдус улы хәрби бурычын үтәп, антына тугры калып, 2022 елның 13 октябрендә Херсон өлкәсенең Безымянное торак ­пунктында һәлак булган. 
РФ Президенты Указы нигезендә Батырлык ордены белән һәлак ­бул­ганнан соң бүләкләнгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев