Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Авылны йөрәге белән тоя

    Виктор Абрамовның тормышка карашы - үз авылыңны сакларга, кешеләр эшли алсыннар һәм аларның биредә хезмәт кую теләкләре булсын.

    Тау битеннән Килдеш уч төбендә кебек күренә. Аларның барлык казанышларын, авылның гореф-гадәтләрен белсәм дә, килдешлеләр хакында әледән-әле ниндидер яңалык ише­тәм - һичшиксез уңай төсмердә. Ул да түгел авылның мәдәният йорты чаралар белән сөендерә, аннары мәктәп - укучыларның чираттагы уңышлары белән, фермада күңелле үзгәрешләр була: сөтлебикәләр савымны арттырганнар һәм аларның хуҗаби­кәләре алдынгылыкка чыккан.
    Бүген бигрәк тә күңелле сәбәп: 1 апрельдә "Авангард" ҖЧҖ җитәкчесенә 50 яшь тулды. Аларның барсын да, ике ел армия хезмәтеннән тыш, ул туган авылы Килдештә уздырган.
    Вакыт хәл итә
    Колхозга агроном дип­ломы белән азык җитештерү буенча җитәкче урынбасарына кабул ителә. Ярты елдан соң дуңгызлар фермасы мөдире итеп билгели­ләр, анда 11 ел эшли. Җитештерү барышында җитәкчелек белән карашлары киле­шә алмау аркасында, шуннан соңгы өч елы гади эшче буларак уза, ә 2002дә - "Авангард" предприятие­сен җитәкли. Коллектив милкен хосусыйлаштыру буенча авылның барлык "реформалары" нәкъ тә менә шушы елларга туры килә дә инде, һәркемгә дә әлеге давылдан "йөзеп чыгу" насыйп булмый. "Авангард" нык тора һәм барлык үзгәртүләрдән иң аз югалтулар белән чыга. Виктор Ильич кабул иткән хуҗалык, йомшак итеп әйткәндә, яхшы күренештә булмый, әмма халыкның күпчелеге, Викторның үзе кебек үк, авыллары, аның киләчәге өчен чын күңелдән борчыла, шуңа күрә дә кулларын селтәмиләр, ә чынлап торып эшкә алыналар.
    - Төрле чаклар булды. Бөтенесе белән дә җайлы гына бармады, - ди юбиляр. - Беренче тәртиптән башладым. Эш калдыручыларга һәм эчәргә яратуч­ыларга карата минем каты мөнәсәбәтемне күпкә соңрак бәяләделәр. Бүген "Авангард"ны баш­каларга үрнәк итеп куялар. Биредә терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыра­лар, кырларда мул уңыш үсә. Финанс хәле яңа техникалар сатып алу, хезмәт шартларын яхшырту мөмкинлеге бирә.
    Виктор Абрамовның туган авылы каршындагы хезмәтләре рес­публикадан бирелгән "Казанның 1000 еллыгы истәлеге" медале, ТР Министрлар Кабинеты­ның Рәхмәт хатлары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлы­гының Мактау грамоталары белән билге­ләнгән.
    Авыл яши. Йортларда җитешлек, гаиләләрдә татулык, хәзергә һәркемдә бер уй - алда торган язгы чәчү.
    - Безнең Ильич төгәл, таләпчән, - диләр механизаторлар, - ул җирне йөрәге белән тоя, кай­чан сөрергә, чәчәргә кирәклеген белә.
    Күңеле игелектә
    Бервакыт Килдешнең товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы хакында язарга туры килде. Шул чакта сыер савучылар үзл­әренең хыялларын әйттеләр - фермага яхшы юлдан йөрү. Аларның те­ләкләре чынга ашты - терлекчеләр эшкә вак таш җәелгән юлдан барып-кайталар, моның өчен алар Виктор Ильичка рәхмәтле.
    Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе һәр нәрсәне аңлап эш итә, кайчакларда үзе дә игелекле гамәлләрне башлап җибәрүче булып тора. Зираттагы кәшәнә дә шулай барлыкка килә, авыл ансамбленең - сәхнә костюмнары. Мәктәпкә, балалар бакчасына ярдәм итә. Сугыш чоры балаларына һәм тыл эшчәннәренә һәйкәл салу белән мәшгуль. Хуҗалык средствосына көздән нигезен ясап калдырганнар, Виктор Ильич шәхсән үзе һәйкәлнең эскизы белән шөгыльләнгән һәм ул 9 майга төзелеп бетәчәк.
    - Һәр эшнең мораль һәм матди ягы бар, - ди ул. - Мораль ягы мөһимрәк дип саныйм. Һәйкәл белән булган очракта да шулай - аны күптән куярга кирәк иде, фронтны бит тыл эшчәннәре тотып торган. Күңелем игелектә.
    Гаилә татулыгы
    Максатына ирешүче әлеге кешенең язмышы башкача була алыр идеме икән?
    Табигатьне яратканлык­тан, ул урманчылыкта эшләргә хыяллана. Әмма бу вакытларда әлеге белгечлек буенча училищега 10нчы сыйныфтан соң гына керергә мөмкин була. Һәм аңа Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын сайларга туры килә. Һәр яшь егеткә тиешле бурычны үти, армиядә хезмәт итеп кайта, гаилә корып җибәрә.
    Район башлыгы билге­ләп үткәнчә, чираттагы Рәхмәтне тапшыр­ганда, "Виктор Ильич - бер дигән җитәкче, шәп га­илә башлыгы, бик яхшы әти".
    Туган җире хакына тыныч һәм уңышлы эшләвенә аңа нәкъ тә менә гаиләсе ярдәм итә. Өендәге татулыкны булдыручы уңган, кайгыртучан һәм аны яратучы хатыны Ольганың да өлеше әйтеп бетергесез зур. Ышанычлы тылы Виктор Ильичка ничек бар шулай калыр­га мөмкинлек бирә - көчле, үз-үзенә ышанучан, бөтен проблемаларны да чишә алуга сәләтле.
    Балаларын да кече яшьтән үк үз үрнәгендә хезмәт сөючән итеп тәрбияли: намуслы булырга, көч­сезләрне рәнҗетмәскә, мохтаҗ­ларга булышырга, әйт­кән сүзеңне үтәргә. Аның улына бары 15, әмма ул үзенә тапшырылган йорт эшләрендә җаваплылыкны сизә, Михаилның әтисе белән мөнәсәбәтләре ышанычлы һәм ул аның киңәшләрен бәяли. Кызы Лидия техникумны тәмамлаганнан соң, хуҗалык идарәсендә җитәкче ярәмчесе булып эшли. Виктор Ильич үзе әйткәнчә, эшләве дә җиңелрәк, аның белән урынбасарым буларак та, кызым итеп тә киңәшәм. Аның, әтисе кебек үк, хәтере компьютер сыман: хуҗалыкның бөтен икътисады зиһенендә, производствоны алып баруга карашы да. Виктор Ильич элеккечә табигатьнең һәр фасылын ярата, шөгыле дә аның белән бәйле: аучылык, балыкчылык, гөмбә, чикләвек җыю.
    Барлык айлар белән чагыштырганда апрель гаилә вакыйгаларына иң бае: әнисенең, кызының, күп кенә якыннарының туган көннәре, армиягә дә апрельдә чакырыла, КП рәисе һәм "Авангард" ҖЧҖ директоры итеп билгеләнә.
    Яз... Аның тормышында илленче. Бөтен җаны-тәне белән тирән сулыш алып, Виктор уңышлы чәчү һәм тук башаклы август турында хыяллана. Алда әле никадәрле күңелле яңалыклар көтә... "Рәхмәт, әни, миңа гомер бүләк иткәнең өчен".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: