Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Авыл үрнәкләре буенча кечерәк спектакль уңышлы чыкты

Тәтеш районында киң күләмле проект – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган милли мәдәният фестивале башланды.

(Тәтеш, 5 март, «Тәтеш таңнары»).  Тәтеш районында киң күләмле проект – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган милли мәдәният фестивале башланды.

–     Безнең районда руслар, татарлар, чуашлар, мор­двалар, башка милләтләр тату яшиләр һәм фестиваль дә “Без бердәм гаиләдәй яшибез” дип атала. Һәр авылда кабатланмас гореф-гадәтләр, йолалар, җырлар һәм биюләр бар, алар кадерләп саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла. Бу фестиваль халкыбызның талантларын, туган якка булган мәхәббәтне күрсәтергә өнди, – диде район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Юрий Сиякин һәм танылган әйтемне искә төшерде: “Әгәр эшкә алына белсәң – кар да яначак, әгәр булдыра алмасаң – май да кабынмас”. Алабирделәр булдырдылар – авылларының гореф-гадәтләргә нык булуын, биредә иҗади кешеләр яшәвен күрсәттеләр. Беренче булу һәрвакытта да җиңел түгел, шулай да алабирделәр фестивальнең төп идеясен тапшыра ­алдылар. 

Мәдәният йорты фойесында гамәли-бизәлеш иҗаты күргәзмәсе, авыл тарихы турында сөйләүче стендлар, татар милли ризыклары тәкъдим ителде. Фидания Хәбибуллинаның матур итеп бәйләнгән келәмнәре чәчәккә төренгән кырны хәтерләтте. Зөлфия Гыйззәтуллина кулына бәйләү энәләре тотканда аңа күзләр иярми, чәчәк гөлләмәләре, эскәтерләр, одеял, бизәнү әйберләре – 73 яшьлек кул остасы ниләр генә бәйләми. Зөлфия Минвәли кызы әле тагын аш-су әзерләргә дә һәвәс икән. Авыл кешеләренең алмаздан ясалган картиналары, кул эшләнмәләре, чигешләрне карап туеп булмый. Концерт театрдагы спектакль шикелле тулы бер әсәрне яктыртты. Татар халкының “Кәләшне кияү йортында каршылау” йоласы төп күренеш итеп алынган иде. Сценарий өстендә тырышып эшләүләре әллә кайдан сизелә.

–  Программа өстендә бөтен авыл белән эшлә­дек. Беркем дә читтә калмады, шикелле. Мәдәният ­хез­мәткәрләре дә, “Ак калфак” оешмасы вәкилләре дә, мәктәп укучылары, укытучылар, безнең фельдшер Әлфия Гайнетдинова, кемнедер әйтми калдырырмын дип борчылам, концертны әзерләүдә барысы да диярлек катнашты, – дип сөйләде Алабирде мәдәният йорты директоры Алсу Шаһиәхмәтова. – Педагог Илсөяр Шәйхетдинова барлык җырларның татарчадан русчага тәрҗемәсен әзерләде, алар электрон стендта күрсәтелде. Китапханәче Чулпан Нигъмәтуллина бик матур итеп тәкъдим итү ясады. Концерт онытылмаслык булсынга барысы да тырышты. 

Залда тамашачыларга бер генә дә ямансу булмады: бер номер икенчесе артыннан, шатлык хисләре тудырып, бердәм композициядә барды. Үзешчән артистлар үзләре дә күңел күтәренкелеген һәм тамашачыларның җылы кабул итүләрен тойдылар: чын күңелдән җырладылар, биеделәр, халык уен коралларында уйнадылар (концерт программасының өзекләрен без гәҗитебезнең социаль челтәрдәге төркемнәрендә күрсәтеп бардык).

Артистлар өчен һәрвакытта иң төп бәяләүче һәм жюри булып рәхмәтле тамашачы тора. Көчле алкышлар артистларның осталыгына югары бәя булды.      
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев