Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бакырчыда авыл җирлеге администрациясе бинасы төзиләр

Татарстан Республикасында авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү программасы кысаларында Бакырчыда заманча объект торгызыла.

(Тәтеш, 22 апрель, “Тәтеш таңнары”). Бакырчы авылы җир­леге – районда иң зурла­р­ның берсе. Җирлек составында алты торак пункт исәпләнә, аларда 700дән күбрәк кеше яши. Авыл Советы озак вакытлар агач корылмалы иске бинада, аннары мәктәптә, мәдәният йортында урнашты. 

Хәзерге вакытта Бакырчы авылы җирлеге Советы өчен яңа заманча бина төзелә. Аның урыны бик уңышлы сайлап алынган: ул авыл үзәгендә, яңа объектлар – мәдәният йорты, Мемориаль комплекс, ФАП янәшәсендә урнашкан һәм социаль-мәдәни күренештә килешле булып күренә.

– Бина төзүгә без 2016 елда гариза биргән идек, – ди җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдинов.

– Һәм программага эләктек. Безнең авыл Советында өч хезмәткәр – мин, секретарь һәм белгеч эшли. Уңайсызлыклар ­килеп чыккалый, мисалга, ке­шеләр шәхси мәсьәлә буенча килгәч, секретарьга чыгып торырга туры килә. Өстәвенә бездә архив күләме дә зур, аны шулай ук кечкенә мәйданга сыйдыру мөмкин түгел, кыскасы, кысанрак шартларда­ ­эшлибез. 
Төзелеш эшләре күптән түгел генә башланган. Илдар Мәхмүтгәрәй улы әйтүенчә, подряд оешмасы бригадасы тизләтелгән темпта эшли, шуңа да карамастан, бу эшнең сыйфатына һич кенә дә тәэсир итми. 

– Рәмис Хатыйп улы төзелеш барышы белән даими кызыксынып тора, контрольдә тота, ­сыйфатка һәм уңайлылыкка басым ясап, файдалы киңәшләрен бирә, – дип белдерә җирлек башлыгы. – Проект ясаган вакытта сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чик­ле кешеләр дә керә алуны тәэмин итә торган мөһим техник карарлар исәпкә алынды, барысы да биредә эшләүчеләр һәм килүчеләр өчен уңайлы булсын өчен җиһазландырыла. Ти­рә-юнь территорияне төзек­ләндерергә планлаштырабыз: ишеккә кадәр брусчаткадан тротуар булачак, машиналар өчен тукталыш урыны барлыкка киләчәк, яшелләндерү ­бе­лән шөгыльләнәчәкбез.

Бинада һәрбер хез­мәт­кәр өчен бүлмә каралган, архив бүлеге булачак, барлык коммуникацияләр үткәрелә. Төзүчеләр як­ын ара­ларда эчке бизәү эшләренә тотыначаклар.
– Урын җитәрлек, төрле хезмәтләрдәге вәкилләрне чакырып киңәйтелгән утырышлар уздырырга мөмкин булачак, әгәр инде өлкән яшьтәге авыл кешеләре үзләренең сораулары белән килсәләр, аларны кайнар чәй бе­лән сыйлаячакбыз, – дип уртаклашты Илдар Шәмсетдинов. – Тырышып эшләр өчен яңа бинада барлык шартлар да ­булачак.        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев