Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Балалар өчен җаваплылык

    Уку йортларында иминлек чараларын көчәйтү барлык мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә тәкъдим ителде.

    Дүшәмбедә Мәскәү мәктәпләренең берсендә булган фаҗигале хәлгә бәйле рәвештә, анда өлкән сыйныф укучысы полиция хезмәткәрен һәм укытучыны атып үтерә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, уку йортларына кертү-чыгару режимын катгый контрольгә алу, террорга каршы иминлек таләпләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген хәбәр итте. Балалар укыту учреждениеләрендә булган вакытта аларның гомерләре һәм сәламәтлекләре өчен мәгариф оешмасы җитәкчесе шәхсән җавап­лы.

    Муниципаль органнарга 4 февральдән 8енә кадәр хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән берлектә учреждениеләрнең ничек сакланышын бәяләү өчен аларны тикшерүне оештырырга тәкъдим ителде.

    Районыбыз мәгариф бүлеге әлеге вакыйгага бик тиз игътибар итте. Хәлне анализлап, бүлек начальнигы Людмила Абрамова мәгариф бүлегенең баш белгече, гомуми белем учреждениеләренең террорга каршы куркынычсызлык мәсьәләләренә курьерлык итүче Эдуард Шәмсетдиновка гомуми уку йортларындагы балаларның иминлеген көчәйтү буенча район мәгариф учреждениеләренә рекомендация хатлары җибәрүне йөкләде. Кертү-чыгару режимына контрольне көчәйтү һәм укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турындагы хатлар инде көннең икенче яртысында җибәрелгән иде.

    "Бу безнең тормышыбызда моңарчы күрелмәгән хәл, - диде Людмила Владимировна. - Берничә дистә ел элек моны күз алдына да китерерлек түгел иде, әмма массакүләм мәгълүмат чараларындагы һәм телеэкраннардагы яман хәбәрләр агымының көчәюе Мәскәү мәктәбендәге әлеге хәлгә сәбәпче булды, күрәсең. Безнең бурыч - үзәктән еракта урнашкан җиребездә, өлкәннәрне хөрмәтләү кебек халык традицияләре, халык педагогикасына нигезләнгән тәрбия һәм белем бирү ысуллары сакланганда, мондый хәлгә юл куймау".

    Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән уртак тырышлык белән генә, без уңай нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз.

    Мәктәп "йозакта"мы?

    Сишәмбе көнне район газетасы журналистлары мәктәпләр буенча рейдка чыктылар.

    Шәһәрдәге 1нче урта мәктәптә юлыбызны турникетлар һәм дежурда торучылар бүлделәр. Безнең редакциядән булуыбызны белгәч, керттеләр. Мәктәп директоры Татьяна Торгашова турникетлар урнаштырганнан соң, иминлек 60 процентка артты дип хәбәр итте. Әгәр элек теләсә кем керсә, хәзер читләр бусага аша да уза алмый. Төнге сәгатьләрдә биредә каравылчылар тора, ә көндезләрен - техник хезмәткәрләр һәм дежур укытучылар. Турникетлар йөз процент сакланышны тәэмин итмәсә дә, чит кешеләрнең керү куркынычын киметә.

    2нче мәктәптә безне техник хезмәткәр каршылады һәм журналга фамилиябезне язуыбызны сорады. Директор урынбасары Наталья Вахтурова тиздән биредә дә электрон турникетлар урнаштырылачагын әйтте.

    Кадет мәктәп-интернаты техник­­ хез­­мәткәрләре сакта уяу тора­лар.­ Әллә хәрби дисциплина сизелә, әллә дежурныйлар үз эшләренә җаваплы карыйлар - биредә бездән документларыбызны сорадылар. Шуннан соң хезмәткәрләр мәгълүматларны журналга теркәделәр. Директор урнбасары Олег Николаев мәктәптә һәр килүчене язып, тиешле урынга озатуларын әйтте. Хәтта укучының мәктәпкә чакырылган әти-әнисен дә офицер-тәрбиячеләр ишек төбендә үк каршы алып, тиешле урынга кадәр озатып куялар.

    Кадет мәктәп-интернаты, әйтергә кирәк, бездән документлар таләп иткән бердәнбер уку йорты түгел. Богдашкино төп мәктәбендә дә техник хезмәткәр документларны күрсәтүне сорады, кемгә һәм нинди мәсьәлә белән килүебезне төпченде, килүчеләр журналына теркәп куйды. Мәктәп директоры Дмитрий Мальгин иртәнге якта куркынычсызлык мәсьәләләре буенча инструктаж үткәрелүен хәбәр итте. Укытучылар барлык сыйныфларда укучылар белән әңгәмәләр үткәргәннәр.

    Тәтеш татар мәктәбе "йозакта" диярлек:
    - Безнең мәктәптә керү юлында көне буе дежур торалар, - дип аңлата укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Хәйруллина. Әлегә турникет юк, әмма киләчәктә куярга планлаштырабыз. Тышкы ишек һәрчак биктә тора. Кирәк вакытта гына ачабыз, килүченең документларын җентекләп тикшереп, исем-фамилиясен язып, кул тамгасын куйдырып кертәбез.

    Мәскәүдә булган фаҗига, мине, мәктәп хезмәткәре буларак, нык тетрәндерде. Сакны да көчәйтергә, турникет та куярга мөмкин. Ләкин укучыларның үз араларындагы, укучы һәм укытучы арасындагы низагларда боларның берсе дә коткарып кала алмый. Тәрбия мәсьәләсендә гаилә мөһим роль уйный. Бу хакта онытмаска кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: