Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Басуларда урак өсте гөрли

Район кырларында көн саен 70кә кадәр ашлык җыю комбайны эшли.

(Тәтеш, 4 август, «Тәтеш таңнары»). 13 659 гектар суктырылган, шуның 11 610 гектары – көзге бодай, арпа – 1919 гектар, борчак – 130 ­гектар.  
59 790 тонна иген сугып алынган, шул исәптән 51 657 тонна – көзге бодай, арпа – 7685 тонна, борчак – 448 тонна. 

Бөртекле һәм бөр­текле-кузаклы куль­тура­ларның уртача уңды­рышлылыгы гектардан 43,8 центнер тәшкил итә. 

Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның иң югары уңдырышлылыгы түбәндәге хуҗалыкларда: “Колос” (гектардан 55 центнер), “Маяк” (гектардан 52 центнер), “И. И. Вәлиев” КФХ (гектардан 49,8 центнер), “И. С. Казаков” КФХ (гектардан 48,6 центнер), “Бакырчы” (гектардан 44,6 центнер).

Район элеваторларына 35 380 тонна – ашлык, шул исәптән 3 һәм 4 класслы 19 197 тонна азык бодае тапшырылган. 

10 036 тонна чәчүлек материал салып куелган, шул исәптән 7580 тонна көзге бодай. 

850 тонна салам әзерләнгән.

6109 гектар мәйданда  туфракны төп эшкәртү уздырылган.

Көзге игеннәрне чәчү өчен 16 000 гектар җир әзерләнгән. 

2 августка районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев