Бер тамчы кан кеше гомерен коткара
Бүген Тәтештә Республика кан үзәгенең күчмә бригадасы эшли.
Җыелу пункты янында - чын-чынлап кешеләр ташкыны: яшьләр һәм өлкәннәр, бу игелекле адымга беренче тапкыр батырчылык итүчеләр һәм тәҗрибәле мактаулы донорлар. Алар барысы да бер максат - ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү өчен берләштеләр.

Республика кан үзәгенең күчмә бригадасы вәкиле Абдрахманов Хәйдәр болай дип билгеләп үтте:
– Бу көн район һәм больница җитәкчелеге белән алдан ук сөйләшенде. Бригада килгән вакытка инде кешеләр чиратта торалар иде. Катнашырга теләүчеләр саны шактый күп булып чыкты. 18 яшькә җиткән теләсә кайсы граждан донор була ала. Шуны истә тотарга кирәк: кан тапшырыр алдыннан диета тотарга кирәк: майлы, сөтле, ысланган, кыздырылган ашамлыклар ашамаска, шулай ук кайбер дару препаратларын эчмәскә кирәк.


Хәзерге вакытта инде 45 кеше кан тапшырды. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәт әйтәсе килә! Бер тамчы кан чыннан да кеше гомерен саклап кала ала. Медицина үсешенә һәм яңа препаратлар барлыкка килүгә карамастан, кан әлегә берни белән дә алыштырылмый – һәм шуңа күрә ул бәһасез.






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев